Чирмешәндә кайбер урамнарда "каршылыкрак" ясыйлар
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә кайбер урамнарда "каршылыкрак" ясыйлар

“Татавтодор” җәмгыяте Аксубай филиалының райондагы юллар төзү-ремонтлау участогы белгечләре Чирмешәндәге әллә ничә урам юлларында ясалма тигезсезлекләр ясый.

Мондый каршылыклар Шешминская урамындагы лицей, Беренче Май урамындагы “Ромашка”, “Каенкай” балалар бакчалары, Техническая урамында - Боз сарае, шулай ук 2 нче Чирмешән мәктәбе, “Ландыш”, “Әкият” балалар бакчалары, район мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе янында булачак.

-Мондагы җәяүлеләр кичүе янында ясалма тигезсезлекне белдерүче юл билгеләре куячакбыз һәм “зебра”ларны да яңартачакбыз, - ди юл мастеры Айрат Әһлиуллин.

Фото автора

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев