Чирмешәндә КамАЗ янган
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә КамАЗ янган

7 гыйнвар көнне район үзәгендәге чүп түгү полигонында үзбушаткыч КамАЗ автомашинасына ут капкан.

-Бу хакта андагы  сакчы төнге 10нарда шалтыратып хәбәр итте. Ишекләре  булмаган гаражда торган автомашинаның кабинасы янган, двигателенә зыян килгән. Ут  төзек булмаган электр үткәргечләрдән чыккан дип фаразлыйбыз, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте начальнигы Рафаэль Гыйниятуллов.

 

фото: Рафаэль Гыйниятуллов


Нет комментариев