Чирмешән юл инспекторлары "Тоннель" операциясенә чыга
Иртәнге тикшерү күбрәк җәяүлеләргә кагылачак.
20 августта район үзәгенең Гагарин һәм Дзержинский урамнары киселешендә ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның аерым төрләрен ачыклау буенча профилактик чара үткәрә. Тикшерү, нигездә, җәяүлеләргә һәм юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына өстенлек бирмәүгә, шулай ук җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны ачыклауга кагылачак. Чара иртәнге 7дән 08.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Рейд “Җәяүле" оператив-профилактик чара кысаларында оештырыла.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев