Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районының Бәркәтә авылы юлларында өч исерек шофер тоткарлаган

Районның ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре узган атна ахырында, өч көн рәттән, берәр исерек машина йөртүчене тоткарлаганнар. Кагыйдә бозучыларның өчесе дә Бәркәтә юлларында эләккән.

2 октябрь кичендә, сәгать 10нарда  Бәркәтә урамында туктатылган  “Лада-Приора” автомашинасын йөртүче, Әлмәттә яшәүче шушы авыл кешесе алкоголь кулланган булып чыга. Үзе әйтүенчә, шәһәрдән авылга кайткач, сыра эчеп “янган”.

 -Төннең икенче ягына чыккач, 3 октябрьдә, шул ук Бәркәтә юлында  тагын “Лада-Приора”ны туктаттык. Аның эштән кайтучы йөртүчесе алкоголь кулланган, һәрхәлдә, үзе  “квас, кефир гына эчтем дип”, акланса да, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин. - 4 октябрьдә, көндезге сәгать 11дә, ВАЗ-2199 автомашинасын  Бәркәтә-Елховой юлында тикшердек. Йөртүчесенең - Чирмешән кешесенең эшкә барышы, шулай ук исерек.

Шулай итеп, өч якташыбызга акча янчыкларын 30ар мең сумга бушатырга туры киләчәк. Аларны ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан да мәхрүм итәчәкләр. Соңгы җәзаның срогын суд хәл итә.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев