Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районындагы төнге фаҗига хакында иртән генә мәгълүм булган

Кичә төнлә Лашман авылы һәм “Күтәмә борылышы” арасындагы юл участогында Шевроле-Круз автомашинасы әйләнеп капланган. Ни кызганыч, аның йөртүчесе шунда ук һәлак булган

Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә,  бәлагә таручы - күрше Яңа Чишмә районыннан 22 яшьлек егет. Юл һәлакәте төнлә булып, бу хакта иртән генә беләләр.

-Чирмешәннән  Яңа Чишмә уңаена баручы әлеге машина йөртүче кызу тизлектә хәрәкәт итеп, идарәне югалта, каршы юлга чыгып, машина юл кырыена төшеп кадала һәм әллә ничә тапкыр әйләнә. Автомашина юлдан 65 метр читкә, посадка буена очкан. Шуңа күрә аны төнлә күрүче булмаган да инде, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.

фото: Рәмис Шәкүров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев