Чирмешән районында җәяүле һәлак булган
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында җәяүле һәлак булган

Чирмешән районында булган юл һәлакәтендә 47 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә,  фаҗига олы юлдан Лашманга керү борылышы янында кичке җиделәр тирәсендә була.

-Җәяүле әлеге хатын-кыз рөхсәт ителмәгән урында,  хәрәкәт уңаена  сулдан уңга  юл аркылы чыккан. Аның өстендә караңгы вакытта күренерлек яктылык кайтаргыч элементлар булмаган. Аны Тойота  Хайлюкс  автомашинасы бәрдерә. Лашман авылы хатын-кызының гомере район үзәк больницасында өзелде, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.

фото: Рәмис Шәкүров


Нет комментариев