Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында быел 51 шофер руль артына исерек килеш утырган

Күптән түгел район территориясендә, Яңа Элмәле янында, булган юл-транспорт һәлакәтендә 21 яшьлек егетенең гомере өзелүе, мөгаен, бер кешене дә битараф калдырмагандыр.

Юл инспекторлары әйтүенчә, әлеге фаҗигагә һава шартларының начар булуы, тизлек режимын дөрес сайламау сәбәпче.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттан тыш киңәйтелгән утырышында ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкуров билгеләп үткәнчә, быелның тугыз аенда районда сигез юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, шуларда бер кеше вафат булган, 11 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Балалар катнашында өч авария булган.

-Һәлакәткә китергән төп сәбәпләр: тизлек режимын сакламау, каршы як полосага чыгу, куркынычсызлык каешын эләктермәү, һава шартлары начар булганда, тизлек режимын дөрес сайламау, эчкән килеш руль артына утыру, - диде Рәмис Рәсыйх улы үз чыгышында. –  Узган тугыз айда бүлек хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрне бозуның 2373 фактын ачыкладылар, шуларның 51е  транспорт чарасы белән аек булмаган хәлдә идарә итү. 19 очракта шоферлар машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырганнары өчен тоткарланды, 16 факт - йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булып транспорт чарасы белән идарә итүчеләр.

Автомобиль йөртүчеләр генә түгел, юлда йөрү кагыйдәләрен җәяүлеләр дә еш боза. Әйтик, узган чорда 31 җәяүлегә карата административ беркетмә төзелгән.

Бу вакыт аралыгында юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 10 мең сумнан артыграк штрафын түләмәгән 17 кеше ачыкланган. Бурычларын вакытында түләмәүчеләргә карата 51 административ беркетмә төзелгән, ике кеше, хәтта, кулга алынган.

-Хәзер иртә караңгы төшә, шуңа да райондашларыбызга юлларда аеруча игътибарлы булу сорала, - диде районның баш инспекторы. – Укытучылар да, әти- әниләр дә балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен даими искәртеп торсыннар иде. Караңгыда киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементлар булдыру турында да кайгыртырга кирәк. Укучыларның машина юлларында велосипедта йөрүләренә юл куймау зарур.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев