Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында яшь инспекторлар көч сынашты

"Куркынычсыз тәгәрмәч" юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторларының район слетында Кармыш урта мәктәбе укучылары кабат беренче урынны яулады һәм бәйгенең иң зур бүләген - төсле принтерны алып кайтып китте. Бу командага республика конкурсында район данын якларга туры киләчәк. -Бу бәйгедә безнең балалар дуртенче тапкыр җиңүче булды, - ди Кармыш урта мәктәбе...

"Куркынычсыз тәгәрмәч" юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторларының район слетында Кармыш урта мәктәбе укучылары кабат беренче урынны яулады һәм бәйгенең иң зур бүләген - төсле принтерны алып кайтып китте. Бу командага республика конкурсында район данын якларга туры киләчәк.

-Бу бәйгедә безнең балалар дуртенче тапкыр җиңүче булды, - ди Кармыш урта мәктәбе укытучысы, команданың тренеры Габдулла Гомәров. - Мәктәптә "Яшь инспекторлар" түгәрәге инде күптәннән эшләп килә, шунда ярышларга әзерләнәбез дә инде, иң яхшылар район конкурсында сынала. Быел җиңү өчен Рашат Шакиров, Ләйлә Шәмгунова, Айгиз Әфләтунов, Диләрә Юнысова нык көрәштеләр. Диләрә инде икенче тапкыр республика бәйгесендә катнашачак.
Быел яшь инспекторлар слетында 20 мәктәптән 80 укучы катнашты. Балалар "Автошәһәрчек", "Юл кагыйдәләрен белүче", "Велосипедта фигуралы йөрү", "Беренче медицина ярдәме күрсәтү" конкурсларында көч сынаштылар.
Нигездә, бәйгедә ел да бер үк мәктәп командалары яхшы чыгыш ясап, призлы урыннарга чыгалар. Әйтик, икенче урын иясе - кадет мәктәп - интернаты укучыларының да беренче җиңүләре түгел. Әккәрәй мәктәбе укучылары өченче урында.
ЮХИДИ бүлекчәсе инспекциясе оештырган бу бәйгедә барлык җиңүчеләргә Грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined