Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Быел Чирмешән юлларында 4 кеше үлгән, 21 кеше имгәнгән

Ел башыннан, 10 ай эчендә, районда 20 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 4 кеше үлгән (2018дә – 3) һәм 21 (19) кеше имгәнгән. Узган елгы шул чор белән чагыштырганда аварияләр дүрткә күбрәк. Әлеге факт районның юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында да төп тема булды.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников әйтүенчә, юл һәлакәтләренең төп сәбәпләре: тизлек режимын сакламау – кызу йөрү, узып китү - “обгон” кагыйдәләрен бозу, транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итү.

Быел исерек хәлдә машина йөрткән берәү аркасында бер кеше үлде, ике кеше имгәнде. Инде җәзаларның кырыслыгы – зур штрафлар һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүләр дә кайберәүләр өчен сабак булмаган, алар янә кагыйдәләр бозалар һәм хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләгәләр.

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге”н профилактикалау бүлекчәсе белән берлектә юлларда аварияләрне булдырмауга, киметүгә йөз тоткан чаралар үткәрәләр. Болар – “Бала – төп пассажир”, “Игътибар: балалар!”, “Тоннель” куркынычсызлык атнасы һәм башкалар, алар район газетасы битләрендә һәм сайтында яктыртыла.

Автоинспекторларның белем бирү учреждениеләре яннарында яшь инспекторлар отрядлары белән берлектә рейдлар уздыру, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән экскурсияләр оештыру тәҗрибәсе дә бар. Быел районда балалар – ике пассажир катнашында бер һәлакәт теркәлгән (былтыр – 2).

Юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Утырышта юл хәвефсезлеге мәсьәләләрендә “Татавтодор” җәмгыятенең район подразделениесе шактый эшләве әйтелде. Юл-төзелеш участогы начальнигы Наил Котбиев сүзләренчә, автоюлларның 123 километр өлешендә “разметкалар” ясалган, район үзәгендә белем бирү учреждениеләре янәшәсендә 20 ясалма тигезсезлек һәм янәшәләрендә 46 юл билгесе урнаштырылып, 25 “җәяүле юлы” булдырылган. Автотранспортның юллардагы нормаль хәрәкәтен тәэмин итү өчен техника бар, бозлавыкка каршы кирәкле күләмдә материаллар да тупланган.

Районда балаларны йөртү өчен 15 һәм бер резерв мәктәп автобусы бар. Аларның барысында да кирәкле тахографлар куелган. Тик кышын автобуслар борыла торган урыннар,  балаларны утырту, төшерү мәйданчыклары кардан даими чистартылмый. Ә юл хәвефсезлегендә вак-төякләр юк.

Авария урынына ЮХИДИ инспекторлары гына түгел, янгын-коткару хезмәте белгечләре дә бара. Комиссия утырышында әйтелгәнчә, коткаручыларның кирәк-ярак эш коралларын яхшырту мөһим. Әлеге мәсьәлә югарыдагы оешмалар белән хәл итүне сорый.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев