Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 9 кеше гомерен өзгән юл һәлакәтенең төп сәбәбе билгеле булган

    "Урал" М-5 юлында тугыз кешенең гомере өзелгән юл-транспорт һәлакәте юл чистартылмау нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бу хакта "Татар-информ" "Башинформ"га сылтама белән хәбәр итә. Республиканың тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән агентлыккаа хәбәр итүләренчә, "MAN" йөк машинасын йөртүче бозлавык булу сәбәпле, идарәне югалтып, каршы як полосадан килүче "Мерседес-Бенц" микроавтобусына килеп бәрелгән. "Автомобиль юллары тиешенчә...

    "Урал" М-5 юлында тугыз кешенең гомере өзелгән юл-транспорт һәлакәте юл чистартылмау нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бу хакта "Татар-информ" "Башинформ"га сылтама белән хәбәр итә.

    Республиканың тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән агентлыккаа хәбәр итүләренчә, "MAN" йөк машинасын йөртүче бозлавык булу сәбәпле, идарәне югалтып, каршы як полосадан килүче "Мерседес-Бенц" микроавтобусына килеп бәрелгән.
    "Автомобиль юллары тиешенчә чистартылмау, бозлавыкка каршы чаралар белән эшкәртелмәгән булу сәбәпле, йөк машинасының каршы як юлдан килүче пассажир микроавтобусы белән бәрелешүе килеп чыккан", - дип аңлаткан тикшерүчеләр.
    Искәртеп узыйк, микроавтобусның сигез пассажиры һәм йөртүчесе һәлакәт урынында ук үлгән, дүртесе төрле җәрәхәтләр белән хастаханәдә дәвалана. Тагын бер җинаять эше "Хезмәт күрсәтүдә гражданнар тормышы куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китерү" маддәсе нигезендә кузгаткан.
    Йөк машинасын йөртүче сак астында. Тикшерүчеләр Башкортстанның Иглин районы Олы Теләк авылы янындагы федераль юлга хезмәт күрсәтүче оешма хезмәткәрләреннән сорау алган.
    "Татар-информ" Башкортстанда тугыз кеше үлгән юл һәлакәте өчен йөк машинасы йөртүчесен гаеплиләр, дип хәбәр иткән иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • 3 апрель 2018 - 09:49
      Диспансеризациягә язылыгыз, исәнлегегез белән шаяртмагыз
    • 19 март 2018 - 11:20
      Хәния Фәрхи кызына васыятен соңгы концертында сәхнәдә укыган булган (ВИДЕО)
    • Чирмешәндә полиция ветераннарын хөрмәтләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    • Чирмешән газетасы редакциясендә узган шахмат турнирыннан 30 фото
    • Чирмешәндә яшь самбочылар ярышты (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    • Чирмешән районы хәрби комиссариатының 100 еллык бәйрәменнән 30 фото (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    • Лашман бассейнында йөзү буенча ярышлар үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    • 20 апрель 2018 - 10:51
      Сатабыз Буаз сыер
    • 18 апрель 2018 - 10:48
      Ярминкәгә чакырабыз 22 апрельдә ярминкә булачак
    • 18 апрель 2018 - 07:41
      Заказлар Нурлат районының Камышлы инкубаторыбер тәүлеклек бройлер чебешләргә заявкалар кабул итә
    • 18 апрель 2018 - 07:38
      Сатабыз Кызыл, чуар, ак тавыклар, аларга катнаш азык.
    • 17 апрель 2018 - 15:12
      Сатып алабыз Кара һәм төсле металл ватыклары кабул итәбез
    Ночной режим