Һәлакәт тег белән яңалыклар
-
9 кеше гомерен өзгән юл һәлакәтенең төп сәбәбе билгеле булган
"Урал" М-5 юлында тугыз кешенең гомере өзелгән юл-транспорт һәлакәте юл чистартылмау нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бу хакта "Татар-информ" "Башинформ"га сылтама белән хәбәр итә. Республиканың тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән агентлыккаа хәбәр итүләренчә, "MAN" йөк машинасын йөртүче бозлавык булу сәбәпле, идарәне югалтып, каршы як полосадан килүче "Мерседес-Бенц" микроавтобусына килеп бәрелгән. "Автомобиль юллары тиешенчә...
-
ПИТРӘЧ РАЙОНЫНДАГЫ ЮЛ ФАҖИГАСЕНДӘ ҺӘЛАК БУЛГАН ДҮРТ КЕШЕНЕҢ ДҮРТ БАЛАСЫ ЯТИМ КАЛДЫ
Кичә республика халкы берничә кешенең гомерен өзгән юл фаҗигасе турында ишетеп тетрәнде. Коточкыч һаләкәттә корбан булган ирле-хатынлы Дәүләтшиннарның өч баласы ятим калды. Алар белән машинада булган Алинә Мортазинаның нәни кызчыгы әнисез калды. 4 нче гыйнвар 14.00 сәгатьтә, Казан - Шәмәрдән юлының 63нче чакрымында, Питрәч районы Чуча авылы янында коточкыч авария...
-
Чистай районында юл-транспорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган
"Лада" автомобиле, чит ил машинасы белән бәрелешкәнче, тагын бер җиңел машинаны бәрдергән, анысы кюветка очкан. Чистай районында каршы як полосага чыккан "Лада" йөртүчесе аркасында кешеләр гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә. Элегрәк "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Казан-Оренбург трассасының 145нче чакрымында "Лада" белән "«Митсубиси Лансер» маңгайга-маңгай...
-
Алабуга – Пермь трассасында яшь пар һәлак булган
Һәлакәт Алабуга - Пермь трассасының 225нче чакрымында Удмуртиянең Якшур-Бодьинск районында килеп чыккан. (Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Кичә 13 сәгать 7 минутта Удмуртиянең Якшур-Бодьинск районында үлем очрагы белән юл-траспорт һәлакәте булган. Биредә җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешкән, дип хәбәр ителә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча Баш идарәсе сайтында....
-
Тагын юл һәлакәте: үлүчеләр бар
Бу юлы коточкыч авария М-7 трассасының 883 нче километрында була. Балык Бистәсе районында ике зур йөк автомашинасы бәрелешә. Алар шулкадәр нык бәрелешә, кабиналары яньчелеп бетә. ярдәмгә коткаручылар килә. Юл һәлакәте 59 яшьлек ир-атның гомерен өзә, 49 яшьлек зыян күрче шифаханәгә озатыла.
-
Яр Чаллы юлында һәлакәтләр булуы сәбәпле, хәрәкәт тукталган
М-7 федераль юлының төрле урынында транспорт һәлакәтләре булып, берничә машина бәрелешкән. М-7 "Волга" федераль юлының Казан белән Чаллы арасында, шулай ук Алабугага таба барган юлдагы вазгыять сурәтләнгән фото һәм видеоматериаллар социаль челтәрләргә куелды. Юлда берничә йөз машина җыелган һәм хәрәкәт туктап калган. Шунда булган кешеләр хәбәр иткәнчә, бер урында автомобильләр...
-
Оренбург өлкәсендә самолет һәлакәткә юлыккан: борттагылар һәлак булган
Ан-2 самолетының һәлакәткә юлыгуы аркасында өч кеше үлгән. Ул Стәрлетамактан Орскка очучы самолет булган. Беренчел фаразлар буенча, очкыч начар һава торышы - көчле томан аркасында мәтәлеп төшкән. Очкычның техник төзексезлеге дә кире кагылмый.Стәрлетамактан очып киткән самолет Орск аэропортына билгеләнгән вакытка төшеп утырмаган, экипаж вәкилләре элемтәгә чыкмаган, диелә. Эзләү барышында Орск...
-
Минзәлә янында һәлакәт: 4 кеше вафат булган
Юл-транспорт һәлакәте бүген төнлә Минзәләдән ерак түгел урында - М7 федераль трассасының 1101,39 нче чакрымында булган. Беренчел фаразлар буенча, "КИА Серато" шәһәрдән чыгып килгәндә, төп юлдан Казаннан Уфага таба хәрәкәт итүче "КамАЗ"га юл бирмәгән. Шуның аркасында җиңел автомобиль авыр йөк машинасы астына кергән. Җиңел машинадагы 4 кеше үлгән. Тикшерү эше...
-
Чирмешән районында кабат юл һәлакәте
29 октябрь көнне өч автомашина бәрелешү аркасында машина йөртүче ике кеше зыян күргән. Бәлага таручыларны Әлмәт больницасына ук озатырга туры килә. Көндезге икеләр тирәсендә Лашман авылыннан олы юлга чыкканда, ВАЗ - 21099 хуҗасы Чирмешән уңаена баручы "УАЗ"га юл бирми. Янга ышкылып бәрелү нәтиҗәсендә, "УАЗ" каршы як полосага чыга һәм алдан...
-
Һәлакәт урыныннан качып киткән
24 сентябрь көнне җәяүле ир-атны машина бәр-дергән. Бу һәлакәт Чирмешән авылында, Төньяк урамының 12нче йорты янында 22 сәгатьтә була. "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыятендә каравылчы булып эшләүче 1955 елгы Владимир Долгополовны машина бәрдергәч, аның бот сөяге сына. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып киткән. Имгәнүче дә машинаның төгәл төсмерләрен әйтә алмый....
-
Каршы якка карап чык
23 сентябрь көнне 14 сәгать 20 минутта Кузай-Нурлат юлының 63нче километрында (Котыш авылы янында) булган һәлакәттә бер кешенең гомере өзелә. "Ауди-А4" автомобиле белән идарә итүче - 1957 елгы Балаково шәһәре кешесе каршы як полосага чыгып, "УРАЛ-4320" автомобиленә килеп бәрелә. Нәтиҗәдә җиңел машинаның йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук үлә. Аныңпассажиры...