Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндәге ярминкәдә йорт куяннары да бар иде

Иске Кадида куян асраучылар байтак икән. Сафиннарда алар утыз баштан да күбрәк.

-Яратам мин озын колакларны: зурларын да, балаларын да. Аларны берничә ел элек асрый башладык. Күршеләргә дә, таныш-белешкә дә бирдек, - ди Зөлфирә Сафина. –Инде бүген ярминкәгә алып килдем, берсен алдылар да.

Сафиннар казларны да күп үстерәләр, 3-4 үгез дә симертәләр, моннан тәм табалар.

Чирмешәндә узган атнада оештырылган ярминкәдә ак һәм кызыл тавыклар да саттылар. Берсен 250 сумнан. Шикәр комы да бар иде, ул шактый кыйбатланып өлгергән, 50 килолы капчыгы 1500 сум тора.

Берара, берничә ай элек аны 1000-1100 сумга да алдык.

Бүген дә свежий һәм туң балык, каз һәм тавык түшкәләре, бозаулар, бал, ит, җиләк-җимеш, кием-салым тәкъдим итүчеләр, ярминкәгә килүчеләр күп булды.

Товарны запаска, капчыклап түгел, кирәк кадәр генә алдылар.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев