Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндәге ярминкәдә яңа суырткан бал саттылар

Урманга барсак мәтрүшкә таба алмый йөдибез. Ә берәү Чирмешәндәге ярминкәгә хуш исле бу үләнне кочагы белән алып килгән. Шенталадан ерак түгел урында җыйдым, ди. Кечкенә бер бәйләмен 50 сумга сата.

Ярминкәдә карлыган, җир җиләге, бәрәңге, җиләк-җимеш тә тәкъдим иттеләр. Яңа суыртылган бал берәүдә генә иде, 3 литрлы банкадагысына 1200 сум сорый. Күпчелек балны суырта гына башлаган. Шикәр комының капчыгы 1700 сум тора. Соңгы арада татлы бу ризыкка бәя нык төште. Килосын 300-320 сумга бозау итен Нурлаттан алып килгәннәр, аны бик тиз алдылар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев