Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндәге ярминкәдә машиналар тиз бушады

Район үзәгендә бүген мәктәпләр алып килгән яшелчәләр, кайнатмалар яхшы сатылды. Әнә Лагерка мәктәбендә зур-зур булып үскән суганны чират торып алдылар.

-Иртән ун кило алган идек, ошатып, инде икенче тапкыр килдек, - ди Чирмешәндә яшәүче Тәслимә Таһирова. -Килосы 30 сумны күпсенмибез, суганнары эре, коры. Аллага шөкер, ярминкә бик бай, әле кызыл тавыклар да алырга исәп. Дөньялар гына тыныч булсын. Сайлауга да барабыз, тавыш та бирәбез. Бүгенге тормышыбыз бер дә зарланырлык түгел.

 

-Ярминкәгә барлык мәктәпләрдән үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш, төрле эшләнмәләр алып килделәр, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова. -Күреп торасыз, товарыбызны сораучылар күп. Әле киләсе атнада Казанда үтәчәк шундый ярминкәгә дә җыенабыз, анда да, үз товарлары белән, барлык мәктәпләр катнашачак.

Гомумән, мәктәпләр үзләренә җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш үстергәннәр, кайнатмалар ясаганнар. Әле бер өлеше сатуга да калган.

Бу ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар да актив катнаша. “ЧИРМЕШӘНАГРО” бодай, арпа, солы да тәкъдим итте, бодайларын минутлар эчендә алып киттеләр. Бөртек коры, чиста, капчыкларга төялгән. Бәясе дә елына күрә кыйммәт түгел, килограммы – 15 сум. “Әккәрәй” җәмгыяте кукурузны тиз урнаштырды.

-Килограммы 22 сум торса да, аны кирәксенеп алдылар, әле җитмәде дә, - диде сатучы Галина Федорова.

Әккәрәйлеләрдә борчак, арпа һәм бодай да бар иде.

“БИО АГРО” борчак, арпа, бодай, майлы үсемлек сыгынтысы - түп, акбур да кушып тарттырылган азык катнашмасы сатты, ә Рәмис Зарипов, бездә аны сирәк күрәбез, борчак көрпәсе алып килгән.

-Бер машина тиз бушады, инде икенчесе урнаша, - диде ул. -Берничә атна Чирмешәнгә килмәгән идем, халык юксынган икән, - дип елмая Әлки фермеры Рәмис Гаязов. -Балык яраталар сездә, бүген дә эш кызу булды, яхшы алдылар. Балыкларым свежий, кичә генә тотылган.

Ярминкәдә җиләк-җимеш үсентеләре, ит, бал, тавыклар, казлар, үрдәкләр, кием-салым да бар иде. Җирле артистларыбызның ярминкәне дәртле җырлары белән бизәүләре дә - үзе бер күчтәнәч.

фото: автор

Чирмешәндә авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев