Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндәге ярминкәдә кукуруз бөртеге дә саттылар

Чирмешәндә үткән ярминкәдә әллә ничә урында ит, бал, балык, алма һәм башка ризыклар саттылар.

“Әккәрәй” җәмгыяте исә бөртек тәкъдим итте. Килограммына 20 сум сорыйлар. Кыйммәтрәк, әмма бүген бу бәягә башка кайдан арпа, кукуруз ала аласың?!

-Тавыкларга бер капчык арпалы булдым, - ди Александр Басыкин. -Кирәк иде.

Сатучы Галина Федорова әйтүенчә, бөртек кирәксенүчеләр аз түгел.

Янәшәдә генә кибеттә сатылмый торган ак, кызыл тавыклар да бар. Бәяләре 320, чуарлары – 390 сум.

Лашмандагы кооперативтан ит, пилмән, фарш, колбаса һәм башка эшләнмәләр алып килгәннәр. Бу ризыкларны чират торып алдылар.

Сыер мае сатучылар да күп, бу ризык соңгы вакытта чама белән 100 сумга, 20 процентка кыйммәтләнгән (килограммы), җимешләр бер чама – 250-400 сум тирәсе. Бал да элеккеге бәядә – 3 литрлы банкадагысы 900-1000 сум тора.

Кызганыч, соңгы берничә атнада ашамлыкларга да бәяләр бик нык күтәрелде. Шуңа күрә кайбер ярминкәләрдә юньрәк хакка сатылучы товарларга ихтыяҗ бар әле.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев