Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндәге ярминкәдә кәбестә җитмәде дә

Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә Ивашкинода үстерелгән кәбестә җитмәде дә. Килосы кыйбатрак, 15 сум булса да, аны чират торып, бик тиз алып бетерделәр.

Ярминкәдә алма бик күп иде, килосын 40-70 сумнан саттылар. Самарада үскән бу җимеш үсентеләре, балан, гөмбә, бәрәңге, миләш, кавын һәм карбыз, бал һәм балык та саттылар.

Биш-алты айлык һәм зуррак бозауларга бәя 27 мең сумнан башлана. Узган атнада кыш чыгарлык кечерәк бозау эзләп килгән 82 яшьлек Мөхтәсим бабай Шәйхетдинов заказын үтәгәннәр – бүген шундый бозаулы булды. Бер бозау Керкәлегә китте, анысын Илсур Билалов алды. “Азык бар, карарга иренмибез“, - ди ул.

Кара Чишмәдән берсен 1500-1700 сумга каз түшкәләре, килосын 290-320 сумга сыер ите тәкъдим иттеләр.

Ярминкәдә бөртек, тере казлар гына булмады, ә кирәксенүчеләр бар иде.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев