Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндәге ярминкәдә Гали кыярлары юньрәк бәядән сатылды

Чикләвекле, мәкле, миндальле, тагын әллә нәрсәләр кушылган хәлвә дә саттылар Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә. Ростовтан кадәр алып килгәннәр бу ризыкны, килосы 300 сум тора.

Уртача ике атнага бер оештырылучы ярминкәнең монысында яңа өлгергән редиска, помидор, кыяр, шулай ук кәбестә, тавык, каз, үрдәк бәбкәләре, яшь бозаулар, ит тә бар иде. Гали кыярлары, Туймазы помидорлары, Самара кәнфитләре, Үзбәкстан җимешләре, Челно-Вершины күмәчләре, Лашман сөте, эремчек, корт яхшы сатылды.

Помидорның килосы 130-190, кыярныкы 70-80 сум тора, бәяләре чүт кенә арзаная башлады, ә менә ит 220 сум чамасы, бераз кыйммәтләнгән.

Товар тәкъдим итүчеләр арасында безгә беренче генә килүчеләре дә шактый иде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X