Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндә иткә акча кызганмыйлар

Чирмешәндә үткән атнада булган ярминкәдә ит кирәксенүчеләрнең кайберләре буш кул белән китте, бу ризык иртән үк сатылып бетте. Бүген итнең килограммы 240-250 сум тора. Сыер яки дуңгыз ите булмаса, каз ите дә бик ярый. Аның түшкәсен - 1400, эче-башын 200 сумга тәкъдим иттеләр. Үзең үстергән тәмле һәм бәрәкәтле, санап та...

Чирмешәндә үткән атнада булган ярминкәдә ит кирәксенүчеләрнең кайберләре буш кул белән китте, бу ризык иртән үк сатылып бетте. Бүген итнең килограммы 240-250 сум тора.

Сыер яки дуңгыз ите булмаса, каз ите дә бик ярый. Аның түшкәсен - 1400, эче-башын 200 сумга тәкъдим иттеләр.
Үзең үстергән тәмле һәм бәрәкәтле, санап та ашамыйсың, әнә 3 айлар чамасындагы 16 меңлек бозау киләсе көзгә суярлык та була. Дөрес, бу ярминкәдә мал сатучылар күп түгел иде.
Капчыгы 400 сумга - бодай, жом, 380гә катнашазык, килограммын 50 сумнан - алма, 100-200гә җимеш тә саттылар.
Ярминкәдә кышкы кием-салым, урын-җир әйберләре, вак-төяк көнкүреш техникасы, бал, гөмбә дә бар иде. Яңа ел алды булгач, халык акчаны кызганмый, аеруча ашамлыклар яхшы үтә бу көннәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined ярминкә ит