Чирмешәндә Гали авылы кыярларының бәясе төште
Узган атна якшәмбесендә Чирмешәндә чираттагы ярминкә үтте.
Бу юлы да өс һәм аяк киемнәре, сөт һәм он эшләнмәләре, бәрәңге, балык сатучылар күп иде. Гали авылы кыярларын 130 сумга (килограммын), сыер итен уртача – 300, 3 литрлы банкадагы балны 800 сумга саттылар. Кызыл һәм ак тавыклар, мал, кош-корт ризыгы алучылар да булды.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев