Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешән ярминкәсендә каз һәм үрдәк бәпкәләре саттылар

Халык кош-кортка ябырылды дию дөрес үк булмас, әмма кызыл һәм бройлер чебешләр алучылар байтак. Каз, үрдәк бәпкәләре узган ярминкәдә күп, ансат сатылмады, көннәр ныграк җылынганны көтәләр бугай. Бәясе дә юнь түгел, әйтик өч атналык индоутка бәпкә 350 сум тора. Чирмешәндә 8 майда оештырылган ярминкәдә 17-35 меңгә бозаулар, шулай ук дуңгыз...

Халык кош-кортка ябырылды дию дөрес үк булмас, әмма кызыл һәм бройлер чебешләр алучылар байтак.

Каз, үрдәк бәпкәләре узган ярминкәдә күп, ансат сатылмады, көннәр ныграк җылынганны көтәләр бугай. Бәясе дә юнь түгел, әйтик өч атналык индоутка бәпкә 350 сум тора.
Чирмешәндә 8 майда оештырылган ярминкәдә 17-35 меңгә бозаулар, шулай ук дуңгыз балалары, үсентеләр, чәчәкләр, сөт, ит ризыклары, кием-салым, хуҗалык кирәк-яраклары, кыяр, помидор, җимешләр дә саттылар.
-Товар күп, мондый базар кирәк, - ди Чирмешәннән Минәхмәт Бикбов.- Үткәнендә үсентеләр алган идек, монысында вак-төяк җыйдык.
Аксубайда бездәге кебек ярминкәләр үтми икән. Шул районнан берәү бәпкәләр, кош-корт ризыгы алып килгән. Заявкалар да кабул итәләр.
Гомумән, Чирмешәндәге ярминкә үзен аклый, товарга хуҗа табылып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы чебешләр үрдәк бәпкәләре каз бәпкәләре