Чирмешән ярминкәсендә каз һәм үрдәк бәпкәләре саттылар
Халык кош-кортка ябырылды дию дөрес үк булмас, әмма кызыл һәм бройлер чебешләр алучылар байтак.
Каз, үрдәк бәпкәләре узган ярминкәдә күп, ансат сатылмады, көннәр ныграк җылынганны көтәләр бугай. Бәясе дә юнь түгел, әйтик өч атналык индоутка бәпкә 350 сум тора.
Чирмешәндә 8 майда оештырылган ярминкәдә 17-35 меңгә бозаулар, шулай ук дуңгыз...