Ярминкәләр

Чирмешән ярминкәсендә иң үтемле товар чәчәкләр иде

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме көнне Чирмешәндә кунаклар бермә-бер артты. Бу юлы биредә ярминкәне элеккегеләреннән күпкә колачлырак үткәрделәр. Кайбер эшкуарлар, мәйданда урын җитмәгәч, тышкы якта сату иттеләр. Билгеле, монда да төп "эшне" гүзәл хатын-кызларны тәбрикләүләрдән башладылар, өстәп бүләкләр дә бирештеләр. Сайлап алырлык товар бар иде. Аллы-гөлле тере чәчәкләр, хушбуйлар, кирәк-ярак яхшы сатылды....

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме көнне Чирмешәндә кунаклар бермә-бер артты. Бу юлы биредә ярминкәне элеккегеләреннән күпкә колачлырак үткәрделәр. Кайбер эшкуарлар, мәйданда урын җитмәгәч, тышкы якта сату иттеләр.

Билгеле, монда да төп "эшне" гүзәл хатын-кызларны тәбрикләүләрдән башладылар, өстәп бүләкләр дә бирештеләр. Сайлап алырлык товар бар иде. Аллы-гөлле тере чәчәкләр, хушбуйлар, кирәк-ярак яхшы сатылды. Бәйрәм үтә дә китә, аннан соң да яшисе бар бит, бозаулар, тере тавыклар, хәтта нәселле әтәч, мал, кош-корт ризыгы, ит, бал, май, алма, кием-салым да саттылар бәйрәм ярминкәсендә.

Чирмешән районы ярминкәләр товар чәчәкләр бәйрәме

Нет комментариев