Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндә үткән ярминкәдә бөртек тә бар иде

Чирмешәндәге ярминкәдә бер каз түшкәсен 1800 сумнан саттылар.

Узган атнада да Чирмешәндә ярминкә булды. Монысында җылы өс һәм аяк киемнәре сатучылар шактый иде.

Кара Чишмәдән Алсу Әгълүкова яңа суелган бройлерлар һәм казлар да алып килгән. Кошларны йөзәрләп баш асрыйлар бу уңганнар гаиләсендә. Каз дигәннән, алар бер түшкә казга 1800 сум сорыйлар. Үтә торган, тансык ризык, каз үстерүе дә ансат түгел.

Ашлык кабул итү предприятиесе бөртек тәкъдим итә, бодай, арпа, солы да алып чыкканнар. Капчыкка төялгән, коры, чиста, ал да кит.

Нурлатлылар, безгә еш килүчеләр, үз-үзен мактап торучы, кисәкләргә таслап туралган итләрен тиз урнаштырдылар. Товарларына, килосына 300-340 сум бәя куйганнар иде.

Аксубайлылар җиләк-җимеш үсентеләре саттылар, самара ягында үскән татлы, хуш исле алмалар 50 сумга (килограммы) урнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев