Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Бәрәңге янына – гөмбә

Соңгы вакытта яуган тансык яңгырлар кәефебезне нык күтәрде, болай булса, бакчаларда үсүче яшелчәләр тернәкләнеп китәр әле.

Билгеле, бәрәңге түтәлләренә еш күз төшә. Артык борчыласы түгел бугай, кайберәүләр инде яңа уңыш бәрәңгесе ашый да башлаган. Әнә Чирмешәндә узган ярминкәгә Шентала районының Урманасты Андреевка авылыннан килгән берәү шактый эре бәрәңге тәкъдим итте. Апрельдә үк чәчкән бүлбеләр яхшы тишелгән, өлгергән. Артык су да сипмәгәннәр. Иртә өлгерә торган сорт.

Яңгырдан соң гөмбәчеләргә дә “фронт” ачылды – бу тәмле ризыкның бер чиләген 400 сумга саттылар. Бәрәңге бәясен дә белик – ярминкәдә аның килограммы 40 сум иде. Башка ашамлыкларга, тимергә, агачка, ягулыкка да бәя нык арткач, ит тә юнь була алмый, аның килограммына уртача 350 сум сорыйлар, 380гә дә сатучылар бар.

Ярминкәдә мәтрүшкә, кавын һәм карбыз, үрдәк һәм каз бәпкәләре дә бар иде. Нишләптер, бу юлы сатучылар күп булмады, халык та азрак килде кебек.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев