Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге картлар йортыннан әби-бабайларны тәрбиягә алырлармы?

2017 елдан караучысыз калган әби-бабайларны гаиләләргә өләшәчәкләр. Бу яңалыкны картлар йортларында ничек кабул иткәннәр? Чирмешәндәге картлар һәм инвалидлар интернат йорты директоры Җәүдәт Мотыйгуллин белән шул хакта сөйләштек. - Бер милләтне дә аерасым килми, барысы да хөрмәткә лаек. Үзебезнең милләттәшләрнең гомер-гомергә өйдә ике-өч буын сыешып яшәвен беләм. Әби-бабай оныкларны караша, олыгайгач...

2017 елдан караучысыз калган әби-бабайларны гаиләләргә өләшәчәкләр. Бу яңалыкны картлар йортларында ничек кабул иткәннәр? Чирмешәндәге картлар һәм инвалидлар интернат йорты директоры Җәүдәт Мотыйгуллин белән шул хакта сөйләштек.

- Бер милләтне дә аерасым килми, барысы да хөрмәткә лаек. Үзебезнең милләттәшләрнең гомер-гомергә өйдә ике-өч буын сыешып яшәвен беләм. Әби-бабай оныкларны караша, олыгайгач үзләрен читкә какмыйлар, тәрбиялиләр. Дөньяда төрле хәлләр була икән. Бер авылдан апалы-энеле мохтаҗларны алып килделәр. Аларның үз гомерендә краннан кайнар су акканын да күргәне булмаган. Бүлмә эчендәге бәдрәфкә сөенүләрен белсәгез!
- Картлар йортына урнашырга теләүчеләр күп дисез, барысын да кабул итә аласызмы?
- 2000 елда чират була башлагач, район җитәкчелеге белән киңәшеп, 30 кешелек яңа корпус төзергә алындык. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы да хуплады. 2007 елда автоном оешмага әйләндек. Бүген безнең карамакта 63 кеше яши. 60ы хөкүмәт финанславында, өч кеше өчен туганнары, балалары түли. Түләү аена 18 мең 350 сумга чыга. Балалар, әни-әтисен урнаштырып китә дә, ай саен акча күчерә.
- Ата-ананы картлар йортына илтү кайбер илләрдә гадәти хәл дип сөйлиләр. Янәсе, безгә дә моңа ияләнергә вакыт. Болай читләргә иярүне бер дә хуплыйсы килми. 17 ел эшләү дәверендә Сез нинди фикергә килдегез?
- Безгә китергәндә байтагының киемнәре таушалган, чәч-башлары каралмаган була. Үзләре белән сөйләшкәндә: "Ялгыз интегеп торганчы, монда яшәвең хәерлерәк", - диләр. Мин моңа гаҗәпләнми башладым. Дөрес, балалары әти-әниләрен алып килгәндә һаман да баштан әллә нинди күңелсез уйлар уза. Тәҗрибә алмашу программасы буенча Финляндиядәге, Швециядәге картларны тәрбияләүче йортларда булган идем. Анда картлар йортларының яртысы коммерция тибында эшли икән. Алар дәүләт финанславына мохтаҗ түгел. Керемнәре хезмәт хакы түләргә мөмкинлек бирә, табыш китерә. Бездә икенче система.
- Чит илдә тагын ниләр күреп кайттыгыз?
- Совет заманында илдә уен бизнесы, казинолар бар иде. Законлы түгел дип, аларны бетерделәр. Без булган илләрдә казинолар эшли һәм алар керемнәренең яртысын "коммуна" дигән оешмага күчереп бара. Аерым бюджет структурасы ул. Шул сумманың 30 проценты социаль структураларга күчә. Безгә әби-бабай авылдан теркәлүдән төшеп, өен сатып яки аны кемгәдер тапшырып килә. Чит илдә пропискадан төшмиләр. Социаль хезмәткәр белән барып, торакны арендага бирә алалар. Аннан кергән керемнең яртысы социаль оешмага китә. Керем шулай җыела. Картларны караучы хезмәткәрләргә түләү бик яхшы. Социаль йортларда яшәүчеләрне хезмәткәрләр ике төрле юнәлештә генә карый: дәвалау һәм тернәкләндерү. Аш пешерү, кием юу, мунча кертү, йорт-җирләрне җыештыру кебек эшләрне махсус оешмалар килешү нигезендә башкарып китә.
- Министрлар Кабинеты карары белән киләсе елдан картлар йортындагы өлкәннәрне гаиләләргә урнаштыра башларга уйлыйлар. Бу проектка карашыгыз ничек? Әби-бабайны караган өчен түләү дә азрак кебек.
- Ул документны җентекләп өйрәндек. Картлар йортында бөтен шартлар бар, ләкин ул - барыбер дә хөкүмәт йорты. Кем генә гаиләле булырга хыялланмый икән?! Тәртипле гаиләгә килеп керсәләр, рәхәтрәк яшәрләр иде. Акчасына кызыгып кына алсалар, үзләрен артык кашык кебек хис итәргә дә мөмкиннәр. Түләү карт-карчыкның саулыгына карап билгеләнә. Өлкән кешенең инвалидлыгы юк икән яки өченче төркем инвалид булса, гаиләгә 4 мең сум түләнә һәм пенсиясенең 75 проценты гаиләгә күчә. Икенче төркем инвалидны караган өчен гаилә 6 мең сум алачак. Беренче группа инвалид өчен 8 мең сум исәпләнелә. Монда бер четерекле нәрсә бар: олы кеше авырса, 50-60 процент акчасы даруларга китәчәк.
- Кайчан гына ятим балаларны да гаиләләргә таратканнар иде. Кире кайтару очраклары да булды...
- Түрәләр андый карар чыгарганчы төрле ягын исәпкә алгандыр. Картлар йортында яшәүчеләр бер-берсенә иптәшкә әйләнә, аралашып яши башлый. Гаиләдәге шартларга, гадәтләргә ияләнү баштарак авыррак булыр. Шуңа күрә әүвәл барып яшәп карыйлар. Ияләнгән очракта гына, документлары гаиләгә күчерелә. Өлкән кеше үзе ошатмаса яки гаиләгә ошамаса, яңадан картлар йортына әйләнеп кайта ала. Гаиләдә калса, без аны пропискадан төшерергә тиеш. Гаиләгә бирү буенча яңалыкны җиткердек. Картларыбыз гаиләгә ашкына дип әйтмәс идем. Әлегә Әлмәт районының Яңа Кәшер авылыннан килгән бер бабаебыз гына: "Гомеремдә гаилә күргәнем булмады, гаиләдә яшәп карар идем", - дип ризалык бирде.
- Мондый гаиләләр арткан саен, картлар йорты саны кимер микән?
- Кемдер әти-әнисен асрамас өчен безгә түләп тора. Кемдер бер дә күрмәгән чит кешене алырга теләк белдерә. Бүген картлар йортына урнашырга чират торучылар күп. Мондый гаиләләр барлыкка килсә, чиратлар кимер иде. Картларга игътибар, мәрхәмәт артса, хөкүмәткә дә чыгымнар азаер. Бер гаиләдә ике буын яшәсә, начар түгел бит. Картлар йорты ябылып бетәр, кирәгебез калмас дип уйламыйм. Бу ният тормышка ашса, киләчәктә көндез хезмәт күрсәтә торган социаль оешма булып калырга мөмкин. Карт-карчыкларны көндез китереп куялар, кичтән алып китәләр, балалар бакчасына йөрткән кебек...
- Гаиләгә алган бала көннән-көн үсә, матурлана, ә әби-бабайларны күпме генә тәрбия кылсаң да, сүнүгә таба бара. Бу да күңелгә тимичә калмыйдыр?
- Эшләү дәверендә 138 кешене җирләдек. Җирләүне нигездә үзебез оештырабыз. Үлү хәбәрен ишетү һәрвакыт авыр, моңа ияләшеп булмый. Үлем булган көнне, өйгә кайткач, 1-2 сәгатьтән соң гына рәткә киләм. Йөрәккә авыр.
- Җәүдәт абый, һәркайсыбыз олыгаеп бара. Үзегез картлар йортына балалар бакчасына йөргән шикелле йөрер идегезме?
- Ай-һай... Баланы әти-әнисе үстерергә, әти-әнине баласы карарга тиеш. Балаларыбызны тәрбияли алганбыздыр, безне карарлар дип уйлыйм. Әби-бабайлар белән сөйләшкәндә күзләреннән яшь тәгәри. "Картайган көндә монда яшәрбез дип уйламаган идек", - диләр. Тормыш катлаулы һәм үзгәреп тора, киләчәктә нәрсә буласын беркем дә әйтә алмый.
Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы йортинтернат картлар йорты