Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кабацкийга ак төстәге костюм-чалбар бик килешә

Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче Анатолий Кабацкийга туган көне уңаеннан өр-яңа, ак төстәге костюм-чалбар бүләк иткәннәр. Кабацкийны барыбыз да беләдер. Вакытында тракторчы, машина йөртүче дә булган, төзелештә дә эшләгән ул. Аның белән бәйле бик күп маҗаралы хәлләрне дә кызык итеп сөйлиләр. Бер атна элек 64 яшен тутырган Анатолий Васильевич...

Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче Анатолий Кабацкийга туган көне уңаеннан өр-яңа, ак төстәге костюм-чалбар бүләк иткәннәр.

Кабацкийны барыбыз да беләдер. Вакытында тракторчы, машина йөртүче дә булган, төзелештә дә эшләгән ул. Аның белән бәйле бик күп маҗаралы хәлләрне дә кызык итеп сөйлиләр.
Бер атна элек 64 яшен тутырган Анатолий Васильевич йорт-интернатта кирәкле кеше, кар да чистарта, чүп-чарга да таралырга ирек бирми, өмәләрдә дә актив катнаша ул, кыскасы, кайда кирәк, шунда Кабацкий. Башкаларга гел ярдәмчел.
-Менә шундый кешегә, уйладык-уйладык та, туган көненә бүләк ясап өр-яңа костюм-чалбар алып бирдек,- ди йорт-интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллин. - Аларны киеп, галстук тагып җибәргәч, райондашыбыз министрларга охшап китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йортинтернат тракторчы Кабацкий