Чирмешәндә Кыш бабайлар парады узды
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Кыш бабайлар парады узды

Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янындагы скверда Кыш бабай һәм Кар кызлары күпләп җыелды - биредә Кыш бабайлар парады узды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган әлеге чарада 8 авылдан килгән Кыш бабай һәм Кар кызы үзләрен бөтен яктан күрсәттеләр - җырладылар, биеделәр, кышкы уен конкурсында да ярыштылар, бәйрәмгә килгән балаларны...

Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янындагы скверда Кыш бабай һәм Кар кызлары күпләп җыелды - биредә Кыш бабайлар парады узды.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган әлеге чарада 8 авылдан килгән Кыш бабай һәм Кар кызы үзләрен бөтен яктан күрсәттеләр - җырладылар, биеделәр, кышкы уен конкурсында да ярыштылар, бәйрәмгә килгән балаларны үзләренең бүләкләре белән дә сөендерделәр.
Көн суыграк булса да, Кыш бабай белән Кар кызларына кызу булды. Жюрилар араларыннан иң-иңнәрне сайлап алдылар. Шешминка авылыннан килгән Кыш бабайга тиңнәр булмады - ул беренче. Казанка Кыш бабае - икенче һәм утызимәнле Кыш бабай өченче урыннарда. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Билгеле, чарада катнашкан башка Кыш бабайлар да бүләксез калмады.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Кыш бабай йортинтернат

Нет комментариев