Undefined тег белән яңалыклар
-
«Алтын» татар кызы Алинә Заһитова 13 млн сум премия алачак
28 февральдә Олимпиада җиңүчеләре Владимир Путин белән очрашты. Очрашу вакытында бүләкләү тантанасы булды. Бүләккә инормарка машиналары һәм акчалата премия бирелде. РФ Акчалата премиянең бәясе - «алтын» өчен 4 млн, «көмеш» өчен 2,5 млн, «бронза» өчен 1,7 млн. сум. Алинә Заһитова барлыгы 13 млн. сум премия алачак. Алинә - алтын медаль...
-
Яшәүчегә врачлар килгән
Шушы көннәрдә район үзәк больницасы врачлары Яшәүче поселогына барып авыруларны кабул иткәннәр. -Авылда нигездә безнең кебек олы яшьтәге кешеләр яши. Барыбызның да берәр чире бар хәзер. Чирмешәнгә ерак, бара башласаң машинасы да кирәк бит әле аның, анда чират, тиз генә кайтам дияргә юк, -ди Яшәүчедә гомер итүче Солтан абый Мингулов....
-
Түбән Кәминкәдә гармун моңнары тынмый
Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортында "Тынмасын гармун моңнары" исем астында зур чара оештырып, читтә яшәүче якташларына да зур бәйрәм ясадылар. Бу чара авылдашлар очрашуы кебек үтте. -Түбән Кәминкә гомер-гомергә гармунчылары белән дан тоткан авыл, шуңа күрә гармунчылар бәйрәме оештыру хыялы күптән туды, - ди авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйсән...
-
Чирмешәндә республиканың сәнгать осталары сәхнә тотты
Чирмешәнгә республиканың сәнгать осталары концерты белән килгән җырчы Артур Шугаепов: "Сезнең як мишәр кызын "урладым",- дип тамашачыда интрига уятты. Кемгә, кайсы авыл кызына күзе төшкән, анысы сер булып калды, ә менә Артурның, башка җырчы һәм биючеләрнең чыгышларын Чирмешән тамашачысы бик яратты. Бушлай концерт иде бу. Бер сәгать ярымлык программа. Республиканың...
-
Чирмешәндә “Яшел ут” бәйгесенә йомгак ясалды
Район балалар бакчалары һәм тәрбиячеләре арасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышлап үткәрелгән "Яшел ут" бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә "Ромашка" балалар бакчасы беренче урынны яулады. "Ландыш" (Чирмешән") һәм "Ромашка" (Күтәмә) балалар бакчалары икенче һәм өченче урыннарда. Тәрбиячеләр арасында "Чишмәкәй" (Чирмешән) балалар бакчасы тәрбиячесе Әнисә Сибгатуллина беренче урынга лаек булган. "Каенкай" балалар...
-
Чирмешән районында яшәүче ике якташыбыз "Татмедиа" бүләген отты
2018 елның беренче яртысына "Татмедиа" басмаларына иң актив язылган "Подписка өчен - телевизор!" акциясендә катнашкан ике якташыбыз отышка ия булды. Кара Чишмәдән Гөлнур Хәмәдиевага һәм Иске Кадидан Динә Вәлиуллинага әлеге бүләкләрне тантаналы төстә тапшырдык. -Ел да 6-7 басмага язылабыз, аеруча "Безнең Чирмешән"не яратып, кулдан-кулга йөртеп укыйбыз, - ди сарык йоныннан...
-
Чирмешәндә республиканың сәнгать осталары чыгыш ясады (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат Гомәров фотолары
-
2018 елда Татарстанда күп балалы 45 гаилә торак алачак
Бу максатларга республика бюджетыннан 150 миллион сум акча бүленгән. (Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда биш һәм аннан да күбрәк балалары булган 45 гаилә торак алачак. Бу максатларга 149 миллион 536 мең сум акча бүленгән. Күпбалалы гаиләләрне республика бюджеты исәбенә торак сертификатлары белән тәэмин итү программасы...
-
Чирмешән кадетлары Рязаньга десантчы якташыбыз янына барганнар
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты делегациясе Рязаньга, һава-десант команда училищесына барып кайткан. Бу калада алар якташыбыз - әлеге хәрби училищеда быел укуын тәмамлаячак Нариман Сваровский белән күрешкәннәр, курсантларның тормыш-көнкүрешен күреп кайтканнар. -Нариман безнең өчен экскурсия оештырды, мәдәни программа да әзерләгәннәр, анда бар да ошады, - ди кадетлар белән үзе дә Рязаньда булган...
-
2018 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр
Милади Һиҗри Истәлекле көн 18 гыйнвар 1 Җөмәдәл-әүвәл 17 февраль 1 Җөмәдәл-ахыр 19 март 1 Раҗәб 22 март 4 Раҗәб Рагаиб кичәсе 13 апрель 26 Раҗәб Мигъраҗ 17 апрель 1 Шәгъбан 30 апрель 14 Шәгъбан Бәраәт кичәсе 16 май 1 Рамазан 10 июнь 26 Рамазан Кадер кичәсе 15 июнь 1...
-
Иске Кади авыл җирлеге башлыгы сыер саварга да иренми
Былтыр Иске Кади авыл җирлегендә сыерлар санын 13 башка күбәйткәннәр, 152 башка җиткергәннәр. Җирлек башлыгы Илназ Мөхетдинов үзе дә 5 баш сыер, 5 баш үгезләр һәм бозаулар асрый, башкаларга үрнәк күрсәтә. -Үзем генә өлгерә алмас та идем, маллар карашырга әти-әни нык булышалар, - ди бүген дә иртүк Чирмешәнгә барып кирәкле...
-
Иске Үтәмешкә кайткан кунак таныклыксыз калачак
Бәйрәмнәргә Яр Чаллыдан туган авылы Иске Үтәмешкә кунакка кайткан ир-егеткә торган җиренә машинасын калдырып китәргә туры килгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре 23 февраль көнне кичке сәгать унберләр тирәсендә Иске Үтәмештә туктаткан "Форд Фокус" машинасын йөртүче алкоголь эчемлек кулланып руль артына утырган. -Хәзер аңа 30 мең сум шраф, ел ярымга, яки ике елга...
-
“Әби” ысулы, яки чәчләр матур булсын өчен “йолдызлар”дан 6 рецепт
Instagram социаль челтәренең шәхси битендә Гөлназ Сәфәрова туры эфирда үзенең язылучыларына матур чәч серен ачкан иде. Рецептның исеме "Ике-ике-бер", ингредиентлар да бик гади: 2 аш кашыгы бал, зәйтүн мае һәм 1 йомырка сарысы. Шушы консистенцияне чиста чәчкә сөртеп, ярты сәгаттән соң җылы су белән юырга. Бу масканың нәтиҗәсе нинди икәнен...
-
Чирмешәндә гражданнар оборонасы буенча укулар башланды
6 апрель көнне районда гражданнар оборонасы буенча күләмле өйрәнүләр узачак. Әлеге чара гадәттән тыш хәлләр һәм куркыныч янардай җитди очракларны булдырмау, андый хәлләр килеп туганда, эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, гражданнар оборонасы буенча җитәкчеләрнең практик эшчәнлеген үстерү һәм белемнәрен камилләштерү максатыннан уздырыла. Шуңа бәйле рәвештә, 26 февральдән 2 мартка...
-
Алинә ник гаепле?
Заһитованы Татарстанда көтәләр Татарстан Президенты Олимпия уеннарында җиңүе белән Алинә Заһитованы да котлады. Республика башлыгы спортчыга һәм аның остазы Этери Тутберидзега котлау телеграммасы юллады. "Ирекле программада Алинәнең чыгышына сокландым һәм чың күңелемнән сезне матур җиңүегез белән котлыйм. Бу уңыш безнең фигурачының Олимпиадада Россиянең беренче "алтын"ы булуы белән дә мөһим", -...