Undefined тег белән яңалыклар
-
Лашманда Наил Шәйхетдинов истәлегенә мемориаль такта куела
Лашманда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов туып үскән йортка мемориаль такта куелачак. Танылган якташыбыз 1941 елның 1 мартында туган, быел аңа 77 яшь тулган булыр иде. Ул 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла....
-
Туймәт авылыннан Әфганстандагы сугышта бер гаиләдән ике бертуган катнашкан
Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгарганга 29 ел вакыт үткән. Тик аның яралары әле бүген дә күпләрнең йөрәгендә. Бер-бер артлы ике улын армиягә озаткан һәм икесе дә Әфган сугышын узган егетләрнең әниләре хәтереннән бу еллар ничек эзсез узсын инде?! Туймәт авылыннан Саимә Сафина олы улы Илгизне 1984 елның көзендә, икенчесе Раилне 1986ның...
-
Чирмешәндә балыкчылар ярышты
Февраль ае суыклары судагы балыкларны куркытса да, балыкчылар аны сизмәде дә. Зур Чирмешән елгасының май-сыр заводы янындагы өлешендә оештырылган кышкы балык тоту бәйгесенә дистәдән артык һәвәскәр балыкчы килгән иде. Күбесе - чирмешәнлеләр. Ярышта Әккәрәй авылы һәм Түбән Кама шәһәре һәвәскәрләре дә катнашты. Җанатарлар да байтак җыелды. Кайберәүләргә бер балык та...
-
Чирмешәндә балалы әти-әниләрне тыңлыйлар
"Нык гаилә" проекты кысаларында 26 февральдән 4 мартка кадәр депутатлар балалы гаиләләрне түбәндәге темалар: ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрнең махсус ипотека программасында катнашуы, ана капиталын куллану мөмкинлекләрен арттыру һәм вакытын озайту, беренче һәм икенче бала туганда бирелә торган түләүләр мәсьәләләребуенча кабул итәчәкләр. Кабул итүләр Чирмешән авылы, Беренче Май урамы,...
-
Бер чирмешәнле кукуруз урлаган өчен җавап бирәчәк
01 Үткән атнада Чирмешәндәге 135нче янгын частена һәм Күтәмәдәге аерым ПСЧ-73 постына ут бәла-казалары хакында хәбәрләр булмаган. 02 Район полиция бүлекчәсендә 19 февральдән 25енә кадәр30 хәбәр кабул ителгән. Полиция участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәтләр 9 административ беркетмә төзегәннәр. Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: берсендә имгәнүче бар, икенчесе - матди...
-
Чирмешән балыкчыларын суыклар да куркытмый (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия Гамирова фотолары
-
Кара Чишмә мәктәбе укытучысы яңа китапларга баеган
Кара Чишмә мәктәбе укытучысы Фәнис Шәфыйков Татар мәгарифе порталы һәм Татарстан китап нәшрияте тарафыннан интернет-чара аша үткәрелгән Россия күләмендәге әдәби марафонда катнашып Дипломга һәм истәлек бүләкләренә - яңа китапларга лаек булган. Бәйгенең төп максаты - татар китабын күп укучыларны барлау. Ай саен оештырыла торган бу чарада илебезнең төрле төбәкләреннән милләттәшләребез...
-
2018 елда Татарстанда 67 яшь гаиләгә торак алырга ярдәм күрсәтеләчәк
2017 елда 61 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү өчен 55,2 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. (Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда 67 яшь гаилә торак алачак. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен республикада "Торак" федераль максатчан программасы 2006 елдан тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә 7...
-
Түбән Кәминкәдән Исмаиловлар грант акчасына сарыклар алганнар
Алар үз эшләре турында рәхәтләнеп, тәмләп сөйлиләр. Түбән Кәминкәдә сарыкларны иң күп асраучы Исмаиловлар "фермасында" булгач ничектер үзеннән-үзе оптимистка әйләнәсең. Сарыкчылыкка моннан өч ел элек кенә керешеп, бу гаилә Самарадан алып кайткан Куйбышев нәселле, итләч, безнең як климатына яраклаштырылган бәчкәйләрне өч тапкыр күбәйтә алган. Республикадан үз эшен башлаучыларга бирелүче 900...
-
Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы ничек итеп котлады?
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Олимпиада уеннарында алтын медаль яулаган фигуралы шуучы Алинә Заһитованы котлады. Тәбрикләү телеграммасын президент спортсменның үзенә һәм аның тренеры Этери Тутберидзега юллады. //mail.ru// «Хөрмәтле Этери Георгиевна, кадерле Алинә! Мин Алинәнең чыгышы белән нык тәэсирләндем һәм сезне чын күңелдән җиңү белән котлыйм. Бу уңыш шунысы белән дә...
-
Чирмешәнлеләр – Ватанны саклаучылар
Бөек Ватан сугышы елларында район хәрби комиссариаты аша фронтка, хезмәт армиясенә 19852 райондашыбыз алынган. 8535 чирмешәнле яу кырында ятып калган. Ир-атлар белән янәшә 104 хатын-кыз да көрәшә. Сугыштан 1209 якташыбыз I һәм IIнче төркем инвалидлар булып кайталар. Бүген районыбыз торак пунктларында бары 10 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Биш якташыбызга...
-
Акатуй. Хатирәләрне яңартып...
-
Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлавы
Барлык буын вәкилләрен берләштереп, ир-атларыбызның ил күләмендә уздырылучы иң төп бәйрәме - Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлаулар кабул итегез! Үз йортыңны саклау - изге бурыч, аны үтәү - һәркем өчен намус эше. Безнең районда яшәүче теләсә кайсы кеше - хәрби вазифасын үтәүчеме ул яисә тыныч тормышта хезмәт куючымы -...
-
Чирмешәндәге туган як тарихы музеенда яңа күргәзмә эшли
Туган як тарихы музеенда Ватан сакчысы көне уңаеннан күргәзмә эшли башлады. Биредә Иске Үтәмештән Әхтәмовлар нәселенең истәлекләренә зур урын бирелгән. Рафик Әхтәмов һәм аның өч улының хәрби хезмәттән киеп кайткан формаларын, әтисе Әсхәт абыйның сугышта алган медальләрен, аның абыйсы Рәфгатьнең сугыш кырыннан язган хатларының күчермәләрен, фоторәсемен, мәктәпне тәмамлау турындагы таныклыгын...
-
Ташларга ашыкмагыз - файдасы бар
Сабынны беркайчан да бетканче кулланмыйбыз, шулай бит. Гел бәләкәй генә кисәге кала. Менә шуларны җыеп (балаларныкы я кер сабыны булса, яхшырак) барыгыз. Аларны әрәм итмичә өр яңа сабын эшләп була: катысын да, сыегын да. Каты сабын Кирәк әйберләр: сабын кисәкләре, пычак, кайнатылган җылы су (сабын кисәкләрен каплап торырлык күләмдә), калак,...