Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яшәүчегә врачлар килгән

Шушы көннәрдә район үзәк больницасы врачлары Яшәүче поселогына барып авыруларны кабул иткәннәр. -Авылда нигездә безнең кебек олы яшьтәге кешеләр яши. Барыбызның да берәр чире бар хәзер. Чирмешәнгә ерак, бара башласаң машинасы да кирәк бит әле аның, анда чират, тиз генә кайтам дияргә юк, -ди Яшәүчедә гомер итүче Солтан абый Мингулов....

Шушы көннәрдә район үзәк больницасы врачлары Яшәүче поселогына барып авыруларны кабул иткәннәр.

-Авылда нигездә безнең кебек олы яшьтәге кешеләр яши. Барыбызның да берәр чире бар хәзер. Чирмешәнгә ерак, бара башласаң машинасы да кирәк бит әле аның, анда чират, тиз генә кайтам дияргә юк, -ди Яшәүчедә гомер итүче Солтан абый Мингулов. - Врачларның килүе турында ишеткәч, хатыным Нәкыйбә белән фельдшер-акушерлык пунктына юл тоттык. Бөтен авыл халкы диярлек килгән иде. Врач Евгения Николаевна Островская, рәхмәт аңа, гөзерлөребезне игътибар белән тыңлады, карады, тикшерде, дарулар язды. Безнең фельдшерыбыз Вера Долгова да бик әйбәт кеше, үз эшен җиренә җиткереп башкара, авыл халкы аны бик ихтирам итә, ярата. Күптән түгел фельдшер-акушерлык пунктыбызда капиталь ремонт булды. Хәзер анда якты, җылы, чиста, матур. Аллага шөкер, авылыбызны онытмыйлар.

Район үзәк больницасы врачлары график нигезендә районның инде байтак торак пунктларында булганнар.

-Участок врачлары ел саен билгеле бер график буенча авылларга чыгалар, -ди район үзәк больницасы врачы Зилә Минеголова.- Бу хакта авыл фельдшерлары аша алдан ук хәбәр җиткерелә. Диспансерлаштыру узу өчен дә халыкка уңайлырак шартлар тудырырга тырышабыз. Врачлар авыруларны кабул итәләр, кирәк булса, анализ да алалар, дәва билгелиләр. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, яисә авыру урын өстендә булган очракта табиблар андый кешеләрнең өйләренә үк барып, хәлләрен беләләр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Яшәүчегә врачлар килгән