Безнең якташлар

Чирмешән кадетлары Рязаньга десантчы якташыбыз янына барганнар

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты делегациясе Рязаньга, һава-десант команда училищесына барып кайткан. Бу калада алар якташыбыз - әлеге хәрби училищеда быел укуын тәмамлаячак Нариман Сваровский белән күрешкәннәр, курсантларның тормыш-көнкүрешен күреп кайтканнар. -Нариман безнең өчен экскурсия оештырды, мәдәни программа да әзерләгәннәр, анда бар да ошады, - ди кадетлар белән үзе дә Рязаньда булган...

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты делегациясе Рязаньга, һава-десант команда училищесына барып кайткан.

Бу калада алар якташыбыз - әлеге хәрби училищеда быел укуын тәмамлаячак Нариман Сваровский белән күрешкәннәр, курсантларның тормыш-көнкүрешен күреп кайтканнар.

-Нариман безнең өчен экскурсия оештырды, мәдәни программа да әзерләгәннәр, анда бар да ошады, - ди кадетлар белән үзе дә Рязаньда булган мәктәп-интернат директоры Рафаэль Сөләйманов.

-Без Нариман Сваровский оештырган зур чараны - спорт көрәше буенча Бөтенроссия турнирын да тамаша кылдык. В.Костянников истәлегенә багышланган әлеге бәйгедә илнең егерме төбәгеннән килгәннәр.

Рафаэль Сөләйманов фотосы

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined Якташыбыз янына барганнар десантчы Рязань Чирмешән кадетлары

Нет комментариев