Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Түбән Кәминкәдә гармун моңнары тынмый

Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортында "Тынмасын гармун моңнары" исем астында зур чара оештырып, читтә яшәүче якташларына да зур бәйрәм ясадылар. Бу чара авылдашлар очрашуы кебек үтте. -Түбән Кәминкә гомер-гомергә гармунчылары белән дан тоткан авыл, шуңа күрә гармунчылар бәйрәме оештыру хыялы күптән туды, - ди авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйсән...

Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортында "Тынмасын гармун моңнары" исем астында зур чара оештырып, читтә яшәүче якташларына да зур бәйрәм ясадылар. Бу чара авылдашлар очрашуы кебек үтте.


-Түбән Кәминкә гомер-гомергә гармунчылары белән дан тоткан авыл, шуңа күрә гармунчылар бәйрәме оештыру хыялы күптән туды, - ди авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйсән Җамалтдинова. - Инде менә ул тормышка ашты. Авылда һәм читтә яшәүче 25ләп гармунчы чакырдык, шуларның дистәдән күбрәге бәйрәмдә катнаша алды. Алар арасында бер хатын-кыз да бар иде.

Яшьтән гармун уйнап үскән Иске Кади кызы Золхыя Түбән Кәминкәгә гармунчы егеткә кияүгә чыга. Бүген инде аларның уллары Илгизәр дә гармунда уйный. Казан шәһәрендә укытучы булып эшләүче егет бәйрәмгә махсус кайткан.

-Безнең гаиләдә апа да, абый да гармунда уйнады, 10-11 яшьләремдә мин дә "шыгырдата" башладым, - ди Золхыя Мортазина. - Башта гармунда уйнарга өйрәндем, соңрак әни (инде мәрхүмә) баян алып бирде. Килен булып төшкән йортымда гармун бар иде, аннан соң ирем - Исмәгыйль белән баян сатып алдык. Вакыт булганда әле дә баянда уйнап җырлыйм, безнең гаиләдә бәйрәмнәр ансыз узмый. Улыбыз бишектә вакытта ук гармун тавышын яратты, елавыннан туктап тыңлый иде, аннан соң үзе дә өйрәнде, берәр ел чамасы Илһам Мортазинга дәресләргә дә йөрде. Тик ул авылдан киткәч өйрәтүче калмады.

Бәйрәмдә чыгыш ясаган гармунчыларның иң яшьләре Илгизәр Мортазин һәм Илшат Задайханов (ул да Илһам укучысы). Малайлар арасында гармун тартырга теләүчеләр булса да, өйрәтүче юк икән. Кәминкәлеләрне бу проблема нык борчый. Бу бәйрәмдә районнан авыл мәдәният йортына гармун һәм баян да бүләк иттеләр, алар яшь уенчыларны көтә.

70-80нче елларда Түбән Кәминкә авылын гармун моңына күмгән, бүген инде читтә яшәүче Әсхәт Сөнгатуллин, Ринат Гайнуллин, Нәҗип Нәсыйбуллиннарның чыгышлары ямь өстенә ямь булды. Авылда гомер итүче, әле дә сәхнәләрдә еш чыгыш ясаучы Әмир Гарифуллин, Нияз Гайнуллин, Фазыйл Сабировларны да тамашачылар җылы кабул итте. Кәминкә кияве Мөнир Динмөхәммәтов бәйрәмгә "тальян" гармуны белән кайткан. Иң өлкән гармунчы Шәүкәт Әгъзамов та бер яшьлектә, бер картлыкта дип, баяны белән сәхнәгә менде.

-Әтинең "хромка"сы бар иде, ул күрмәгәндә генә алгалап, 7 класста укыганда аңарда уйнарга өйрәндем. Күрше малае Нуриман Исламов белән "тальян"да да уйный идек, - дип ул елларны искә алды быел 70 яшен тутыручы Шәүкәт абый. - 1972 елда, армиядән кайткач, күрше ападан бурычка алып, 110 сумга авыл кибетеннән баян алдым, эч пошканда әле бүген дә шуны кулыма алам. Бәйрәмне бик матур оештырганнар, зур рәхмәт, яшь чаклар искә төште.

Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков барлык гармунчыларга да истәлек бүләкләре тапшырды.

Бәйрәм мәдәният йортының фойесында дәвам итте, гармунчылар тамашачыларны "чәтрән" дә биеттеләр. Өлкән буын тагын бер кат яшьлекләренә кайткан төсле булды.

Таңсылу Шарапова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Түбән Кәминкә тынмый гармун моңнары