Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә республиканың сәнгать осталары сәхнә тотты

Чирмешәнгә республиканың сәнгать осталары концерты белән килгән җырчы Артур Шугаепов: "Сезнең як мишәр кызын "урладым",- дип тамашачыда интрига уятты. Кемгә, кайсы авыл кызына күзе төшкән, анысы сер булып калды, ә менә Артурның, башка җырчы һәм биючеләрнең чыгышларын Чирмешән тамашачысы бик яратты. Бушлай концерт иде бу. Бер сәгать ярымлык программа. Республиканың...

Чирмешәнгә республиканың сәнгать осталары концерты белән килгән җырчы Артур Шугаепов: "Сезнең як мишәр кызын "урладым",- дип тамашачыда интрига уятты. Кемгә, кайсы авыл кызына күзе төшкән, анысы сер булып калды, ә менә Артурның, башка җырчы һәм биючеләрнең чыгышларын Чирмешән тамашачысы бик яратты.


Бушлай концерт иде бу. Бер сәгать ярымлык программа. Республиканың мәдәният министрлыгы һәм "Яшьләр һәм уңышлылыр" оешмасы республика халкын әнә шулай ял иттерергә булган. Төркем администраторы Ирина Фокеева әйтүенчә, мондый концертлар республиканың барлык районнарында уза.

Көн салкынча булса да, район мәдәният йортының тамаша залы шыгрым тулды, бездә халык концерт карарга ярата, авыллардан да килүчеләр күп. Ә программаны "Сәйдәш" бию ансамбле егетләре, кызлары ачып җибәрде. Салават Табаев рус, татар телләрендә нигездә патриотик эчтәлектәге җырлар әзерләгән. Сөйләргә дә оста, тел белгече дә икән үзе. Ул төрле милләт халкын дус, тату яшәргә өндәде. Алда телгә алган Артур Шугаеповның тавышы, моңы бар, яхшы җырлый. Саллы иҗат бәйгеләрендә сыналган егет, сәхнә кешесе. Булат һәм Дилә Нигъмәтуллиннарны ошатып алкышлады Чирмешән тамашачысы. Абыйлы-сеңелле туганнар әүвәл берәм-берәм, аннан дуэтлап җырладылар.

-Рәхмәт, халык җылы кабул итә, кул чабалар. Мәдәният йортыгызга ремонт ясаткансыз икән, шәп килеп чыккан, акустика да яхшы, - диде Булат сәхнәдән чыккач.

Алып баручы Айдар Садыйковның русчасы да, татарчасы да камил. Шуннан мәзәк сөйләп җибәрә, җитди әйберләр: туган як, туган җир, гаилә, туганлык, ил, Ватан турында да оста гына сөйләп, уйланырга мәҗбүр итә, аннан карыйсың - биючегә кушылып китә, үзебезчә әйткәндә, кызык кеше.

Шундый матур чыгышлары өчен, халык һәр район җитәкчелеге исеменнән, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова артистларга рәхмәтләрен ирештерде, хәерле юл теләде. Чөнки кунакларның төнгә каршы Казанга кайтасы, икенче көнне тагын кайсыдер районга шундый концертка барасы бар.

Марат Гомәров фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә республиканың сәнгать осталары чыгыш ясады (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined сәхнә тотты сәнгать осталарын Чирмешәндә республиканың