Undefined тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә хатын-кызларны котладылар
-Бүген әлеге залда районның үсеше өчен көн-төн хезмәт куючы якташларыбыз- гүзәл хатын-кызларыбыз утыра. Хатын-кыз ул гомер юлдашы, без ир-атлар өчен ныклы терәк. Бәйрәм алдыннан сезгә бары тик исәнлек, уңышлар телисе килә. Һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхетле булыгыз, - диде тантанада катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин изге теләкләрен белдереп. Лашманда яшәүче 38...
-
“Үз кызы да минем көнгә калсын”, дип елыйм
Шулай итеп, ирем безне калдырып китеп барды. Тик кайгы-хәсрәтләр моның белән генә бетмәгән икән әле. Олы кызым, мәктәпне тәмамлап, укырга керде. Ә бер көнне күңеле болганудан зарлана башлады бу. Баштарак моны имтиханнар биргәндә дулкынлану дип аңладым. Тик алай булып чыкмады. Сораша торгач, кызым куркыныч сер ачты. "Әни, мине авылда күрше...
-
Чирмешән районы Советы депутатлары күмәк хуҗалыклары кукуруз орлыгы алуга да казнадан акча бирергә килештеләр
Узган елда районда 232 җинаять кылынган, ягъни 2016нчы елдагыдан 30,3 процентка күбрәк. Отчет чорында аеруча авыр һәм авыр җинаятьләр 15тән 75кә җиткән. Кеше үтерү белән бәйле 4 җинаять кылынган (аннан алдагы елда 1 очрак). Җинаятьчелекнең болай нык үсүендә иң элек эчкечелек сәбәпче. Район прокуроры Фаил Хәйруллин район Советының утыз өченче...
-
Мөселманнарга 8 Март бәйрәмен билгеләп үтәргә ярыймы?
(http://«Шахри Казан») Бәйрәм алдыннан еш күтәрелә торган сорау бу. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина әлеге уңайдан үзенең фикерен җиткерде: - Әлеге сорау еш кына бәхәс уята. Ислам динендә мондый бәйрәм юк, аны билгеләп үтү гөнаһ дип санаучылар да бар. Мөселман...
-
Быел Чирмешән районында гаилә коручылар күбәйгән
Агымдагы елның февралендә район ЗАГС бүлеге 9 парның никахын теркәгән, ел башыннан 14 яңа гаилә барлыкка килгән. Март аенда гаилә корырга теләп гариза биргән 7 парның икесе ай башында ук туй иткән. Әлегә апрель аенда никахлашырга теләгән 5 пар гариза тапшырган, майга - бер, ә менә июньгә бер гариза да...
-
Чирмешән районы социаль хезмәткәрләре бик күп гаиләләргә конкрет ярдәм күрсәтәләр
Районның социаль яклау бүлеге республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең район филиалының, "Изге йөрәк" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатының эшчәнлеген координацияли. Бу көннәрдә әлеге хезмәт коллективлары 2017 елда башкарылган эшләренә йомгак ясап, 2018 елга план һәм бурычлар билгеләделәр. Җыелышта район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм Татарстан Республикасы...
-
Татарстанда ерак юлга йөрүче исерек шофер үзе белән рейска алты яшьлек улын алган
Ир-атны куркынычсызлык каешы эләктерелмәгән өчен М7 трассасының 971 чакрымында туктаталар. Татарстанда ерак юлга йөрүче исерек шофер үзе белән рейска алты яшьлек улын алган, дип хәбәр итә Нократ интернет-порталы. Әлеге хәл бүген Мамадыштан ерак түгел җирдә, М7 трассасының 971 чакрымында килеп чыга. "МАЗ" йөк машинасын йөртүченең куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән була, ә...
-
Соңгы дүрт елда Татарстанда авария хәлендәге йортлардан 20 мең кеше күченде
Дәүләт программасын тормышка ашыруга 5 миллиард сум акча таләп ителде. (Казан, «Татар-информ», 6 март, Екатерина Фадеева). 2013-2017 елларда Татарстанда 20 546 кеше авария хәлендәге йортлардан күчерелгән. Әлеге программаны тормышка ашыруга 5 миллиард 4 милоин 350 мең сум акча таләп ителгән. Нәтиҗәдә, 1107 кеше авария хәлендәге йортлардан күчерелгән. 2017 елда 290...
-
Чирмешән районында бәйрәмнәр һәм сайлаулар алдыннан уяулыкны көчәйтергә өндәделәр
Бу көннәрдә уяулыкны нык көчәйтү зарур - халыкара хатын-кызлар бәйрәме узуга диярлек Россия Президентын сайлаулар булачак. Бик мөһим вакыйгалар. Күпчелек халык, билгеле, законнарны төгәл үтәргә гадәтләнгән. Бәйрәмнәрдә барлык милләт халкы бердәмлек күрсәтә, Аллага шөкер, тыныч, тату яшибез. Безнең районда бу яктан зур проблемалар юк. Әмма әллә кемнәр бар, бигрәк тә...
-
Фото өчен айфон: Татарстанда сайлау көнендә фотобәйге узачак
Конкурста һәркем катнаша ала. Моның өчен, үз сайлау участогыңа килеп, махсус фотозонада волонтерны табарга кирәк. (Казан, 5 март, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). 18 мартта Татарстанда сайлау участогына килгән һәр кеше кыйммәтле бүләккә ия булачак. Республикада #айданавыборы дигән фотобәйге уза. Конкурста һәркем катнаша ала. Моның өчен үз сайлау участогыңа килеп, махсус фотозонада...
-
Казанда "Ел хатын кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
2018 елда җиңүгә 10 номинациядә 700 катнашучы дәгъва кылган. (Казан, 5 март, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). Казанның С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Быел җиңүгә 10 номинациядә 700 катнашучы дәгъва кылган. Бүләкләү чарасының концерт залында узуы очраклы түгел - тантана дәвамында...
-
Якты дөньяны түбән җанлы адәмнәрдән ничек чистартасы?! [хыянәт турында хикәя]
Минем ирем синең хатын белән типтерә. Син, беркатлы адәм, бу хакта сизенмисең дә, белмисең дә, тик минем йөрәгем яна. Алар арасындагы бу "мәхәббәт» инде әллә кайчан дөньяга фаш булган, бөтен кеше көлә үзеңнән //Сөембикә// Миңлегөл итле бәрәңге бәлеше бөреп, мичкә тыгарга гына тора иде, ишек келәсе шылтырады. Борылып караса -...
-
Чирмешән районы яңалыклары
Безнең команда сынатмаган Түбән Камада чуваш мәктәпләре арасында узган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интелектуаль уенның төбәкара бәйгесендә Ивашкино һәм Иске Элмәле мәктәпләре укучылары командасы өченче урын яулаганнар. Роман Миронов - олимпиада җиңүчесе Кадетлар мәктәп-интернатында белем алучы Роман Миронов тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы җиңүчесе булган. Гөлназ -...
-
Туймәттә һәм Түбән Кәминкәдә үзсалым тулысынча җыелган
Районда 2018 ел өчен 2 миллион сумнан күбрәк, ягъни тиешленең 70 процентыннан күбрәк күләмдә үзсалым акчасы җыелган. Туймәт һәм Түбән Кәминкә авыл җирлекләрендә бу мөһим эшне төгәлләделәр дә. Кармыш һәм Ульяновка буенча да күрсәткечләр яхшы. Шешминка, Мордва Афонькәсе җирлекләрендә җыелган акчалар күп түгел әле. Районда быел үзсалым акчаларын 1 апрельга...
-
Радик Юльякшинның әнисе менә шундый килен эзли
Җырчы Элвин Грейның әнисе Нәфисә ханым телевидениядә улының нинди икәнлеген һәм аңа нинди хатын кирәк булуын сөйләде. Күп кенә кызларның Радикка гашыйк булуын белеп торабыз, шуңа күрә тапшырудан өзек белән сезнең белән дә бүлешәбез. //Сөембикә// Нәфисә ханым Радикның «Россия-Башкортостан» каналының «Хәйерле иртә, Республика!» тапшыруы студиясенә иң яраткан ризыкларының берсе -...