Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районы Советы депутатлары күмәк хуҗалыклары кукуруз орлыгы алуга да казнадан акча бирергә килештеләр

Узган елда районда 232 җинаять кылынган, ягъни 2016нчы елдагыдан 30,3 процентка күбрәк. Отчет чорында аеруча авыр һәм авыр җинаятьләр 15тән 75кә җиткән. Кеше үтерү белән бәйле 4 җинаять кылынган (аннан алдагы елда 1 очрак). Җинаятьчелекнең болай нык үсүендә иң элек эчкечелек сәбәпче. Район прокуроры Фаил Хәйруллин район Советының утыз өченче...

Узган елда районда 232 җинаять кылынган, ягъни 2016нчы елдагыдан 30,3 процентка күбрәк. Отчет чорында аеруча авыр һәм авыр җинаятьләр 15тән 75кә җиткән. Кеше үтерү белән бәйле 4 җинаять кылынган (аннан алдагы елда 1 очрак). Җинаятьчелекнең болай нык үсүендә иң элек эчкечелек сәбәпче.


Район прокуроры Фаил Хәйруллин район Советының утыз өченче утырышында әйтеп узганча, 2017нче елда район прокуратурасына 132 мөрәҗәгать булган, ягъни аннан алдагы елдагыдан 32 процентка кимрәк. Гражданнар күбрәк вакытта хезмәт хакы түләнмәүдән зарланалар икән. Андый очраклар Чирмешән ашлык кабул итү предприятиесе, "ҮтәмешАГРО", "Лениногорск АГРОфирмасы", "Чирмешән Агрохезмәтләре" җәмгыятьләрендә күзәтелгән. Прокуратура ярдәмендә хезмәт хакы тулысынча түләтелгән, гаеплеләр җаваплылыкка тартылган.

Район прокуратурасы законлылык һәм хокук тәртибе өлкәсендә күпкырлы, планлы эш алып бара, гражданнарның мәнфәгатьләрен, хокукларын яклауга зур игътибар бирелә. Утырышта болар хакында шактый мәгълүмат бирелде, тикшерелгән мәсьәлә буенча карар кабул ителде.

Район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин рәислегендә үткән утырышта хокукый-норматив характердагы тагын берничә мәсьәлә каралды. Контроль-хисап палатасы 2017нче елдагы эше турында хисап тотты. Депутатлар муниципаль районда муниципаль хезмәт турында Нигезләмәне - Положениене расладылар, депутатлар, җирле үзидарәнең сайлап куелучы, үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы вазифаи затларга, муниципаль хезмәткәрләргә эш хакы чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында Советның 2009нчы елның 7 августында кабул ителгән 155нче карарына үзгәрешләр керттеләр.

Чирмешән муниципаль районында муниципаль торак контроле турында да карар чыгарылды. Чирмешән муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия төзелде, районның муниципаль казнасы турында Нигезләмә расланды, районның муниципаль торак фондына хезмәт күрсәтү өчен муниңипаль милектән файдаланучы оешмаларны аренда түләвеннән азат итү турында карар да яклау тапты.

Советның "Чирмешән муниципаль районының 2018нче елга һәм 2019 һәм 2020нче еллар план чорына бюджеты турында" 2017нче елның 13 декабрендә кабул ителгән 127нче санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. Район бюджетының чыгымнар өлешен 12 миллион 200 мең сумга арттырдылар.

Баштарак бу сумма 8 миллион 124 мең сум күләмендә фаразланган иде. Депутатлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре соравы буенча язын чәчәргә күмәртәләп сыйфатлы кукуруз орлыгы алу, шулай ук Югары Чегодайда буа плотинасын капиталь ремонтлау өчен проект-смета документлары эшләтүгә, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре биналарында видеокүзәтү, сигнализация җиһазлары урнаштыруга да казнадан акча бүлеп бирергә килештеләр, бу хакта карар кабул иттеләр. Анда башка кайбер чыгымнарны каплау турында да конкрет саннар күрсәтелгән.

Әлеге карарлар белән Чирмешән муниципаль районының http://сheremshan.tatarstan.ru интернат челтәрендәге рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы бирергә килештеләр алуга да казнадан акча кукуруз орлыгы күмәк хуҗалыклары Советы депутатлары