Мөселманнарга 8 Март бәйрәмен билгеләп үтәргә ярыймы?
(http://«Шахри Казан») Бәйрәм алдыннан еш күтәрелә торган сорау бу. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина әлеге уңайдан үзенең фикерен җиткерде: - Әлеге сорау еш кына бәхәс уята. Ислам динендә мондый бәйрәм юк, аны билгеләп үтү гөнаһ дип санаучылар да бар. Мөселман...
(http://«Шахри Казан») Бәйрәм алдыннан еш күтәрелә торган сорау бу. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина әлеге уңайдан үзенең фикерен җиткерде:
- Әлеге сорау еш кына бәхәс уята. Ислам динендә мондый бәйрәм юк, аны билгеләп үтү гөнаһ дип санаучылар да бар. Мөселман ирләре хатын-кызларына 8 мартта гына түгел, көн саен, ел әйләнәсендә чәчәк бүләк итәргә, хөрмәтләргә тиеш диләр. Минем әнисе белән хатынына көн дә чәчәк яки бүләк биргән ир-атны күргәнем юк. Әтиләр көне, Әниләр көне, Балаларны яклау көне, Гаилә көне, 23 февраль, 8 март бәйрәмнәре бар. Аларның барысы да матур, кешеләргә сөенеч бирә, күңелләрен күтәрә торган бәйрәмнәр. Аларны бөтен халык берләшеп билгеләп үтә. Бу да күркәм күренеш түгелмени? Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): "Сөенечле вакыйгалар булганда, халыкны шатлыктан тыймагыз", - дигән. Диндә бүләк бирешү хуплана. Бүләк бирешүнең бернинди дә гөнаһы юк. Без мөселманнар Раштуаны яки руслар Корбан бәйрәмен билгеләп үтми бит. Чик дигән нәрсәне барыбыз да белә. Аны кечкенәдән үк белеп үсәбез. Ә бер-беребезне, бәйрәмнәребезне хөрмәт итәбез. Коръәндә: "Сез ул халыкларга карап охшарга тырышсагыз, сез дә шул дәрәҗәгә төшәсез", - диелә. Монда сүз гөнаһка баткан халыклар, әйтик, аракы булган мәҗлестә утыручылар турында. Алар янында утырырга хакыбыз юк. Аракы эчмәсәң дә, анда утырырга ярамый. Ә шатлык-сөенечтән бизәргә тиеш түгелбез.
http://shahrikazan.com/news/tema-dnya/mselmannarga-8-mart-byrmen-bilgelp-trg-yaryymy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев