Белеп торыгыз

Татарстанда ерак юлга йөрүче исерек шофер үзе белән рейска алты яшьлек улын алган

Ир-атны куркынычсызлык каешы эләктерелмәгән өчен М7 трассасының 971 чакрымында туктаталар. Татарстанда ерак юлга йөрүче исерек шофер үзе белән рейска алты яшьлек улын алган, дип хәбәр итә Нократ интернет-порталы. Әлеге хәл бүген Мамадыштан ерак түгел җирдә, М7 трассасының 971 чакрымында килеп чыга. "МАЗ" йөк машинасын йөртүченең куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән була, ә...

Ир-атны куркынычсызлык каешы эләктерелмәгән өчен М7 трассасының 971 чакрымында туктаталар.


Татарстанда ерак юлга йөрүче исерек шофер үзе белән рейска алты яшьлек улын алган, дип хәбәр итә Нократ интернет-порталы.

Әлеге хәл бүген Мамадыштан ерак түгел җирдә, М7 трассасының 971 чакрымында килеп чыга. "МАЗ" йөк машинасын йөртүченең куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән була, ә машина кырыйдагы сул полоса буйлап хәрәкәт итә. Ул шуның белән ЮХИДИ инспекторларының игътибарын җәлеп итә. Тәртип сакчылары фураны тукталар. Тикшерү барышында шоферның исерек икәнелеге ачыклана. Шулай ук кабинада тоткарланган ир-атның алты яшьлек малае да була.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә тәртип бозучы тоткарлана, ә машина штрафстоянкага куела.

Фото: http://img-fotki.yandex.ru

http://tatar-inform.tatar

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined Татарстанда ерак юлга йөрүче исерек алты яшьлек улын алган

Нет комментариев