Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы социаль хезмәткәрләре бик күп гаиләләргә конкрет ярдәм күрсәтәләр

Районның социаль яклау бүлеге республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең район филиалының, "Изге йөрәк" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатының эшчәнлеген координацияли. Бу көннәрдә әлеге хезмәт коллективлары 2017 елда башкарылган эшләренә йомгак ясап, 2018 елга план һәм бурычлар билгеләделәр. Җыелышта район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм Татарстан Республикасы...

Районның социаль яклау бүлеге республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең район филиалының, "Изге йөрәк" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатының эшчәнлеген координацияли. Бу көннәрдә әлеге хезмәт коллективлары 2017 елда башкарылган эшләренә йомгак ясап, 2018 елга план һәм бурычлар билгеләделәр.


Җыелышта район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Гәрәев та катнашты. Алар, форсаттан файдаланып, социаль хезмәткәрләрне үткән - Ватанны саклаучылар һәм 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итеп, эшләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек теләделәр.

Бу тармакның тырыш хезмәткәрләрен дә билгеләп үттеләр - иң-иңнәрне Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Мондый бүләкләргә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатының физиотерапия буенча шәфкать туташы Наталья Миронова, "Изге йөрәк" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре Ландыш Галимова, районның матди ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Ирина Петрякова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге машина йөртүчесе Илдус Исмәгыйлевлар лаек булдылар.

-2017 елда райондагы 8420 кеше федераль һәм республика законы нигезендә 57 миллион 309 мең 100 сум күләмендә матди ярдәм алды. Балалы гаиләләргә ел дәвамында акчалата 13 миллион 133 мең 200 сум ярдәм бирелде, - диде үзенең чыгышында район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина. - Социаль ярдәм алуга гаризаларны Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша бирү дә популярлаша бара. Үткән елда шул рәвешле 3 мең гариза керде, бу барлык мөрәҗәгатьләрнең 72 проценты.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы аша бирелгән юлламалар белән 2017 елда районның 34 пенсионеры республиканың төрле санаторийларында сәламәтлекләрен ныгыткан. Бюджет тармагында эшләүче 31 райондашыбызга да санаторияләргә юлламалар бирелгән.

"Изге йөрәк" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге өлкән яшьтәге кешеләргә һәм мөмкинлеге чикле гражданнарга, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү юнәлешендә актив эшли. Өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре ялгыз яшәүче 228 кешегә ярдәм итеп тора. Араларында урын өстендә ятучылары да бар. Олы йөрәкле хезмәткәрләр алар өчен ярдәмче дә, дус, сердәш тә.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре, хокук сакчылары белән берлектә, 2017 елда 180 тапкыр тикшерү уздырганнар, 763 бала яшәгән 315 йортта булганнар. Хезмәткәрләр гаиләләрдә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар уздырганнар һәм җиде гаиләдә - газ, өчесендә электр энергиясе белән тәэмин итүдә проблемаларны ачыклаганнар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы күрсәтәләр социаль хезмәткәрләре бик күп гаиләләргә конкрет ярдәм