Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Узган ел Чирмешән пенсионерларына 730 миллион сум акча түләнгән

РФ Пенсия фондының район идарәсе белгечләре пенсияләрне вакытында санап, алар вакытында ияләренә барып җитсен өчен тырыша. Коллективта үзара аңлашып, бергә тупланып эшлиләр. Идарәнең 2014 елдагы эшчәнлегенә йомгак һәм 2014 елга бурычлар билгеләү буенча оештырылган утырышта да бу ачык күренде. Районда 6 меңгә якын пенсионер яши. 2014 елда аларга пенсия түләү...

РФ Пенсия фондының район идарәсе белгечләре пенсияләрне вакытында санап, алар вакытында ияләренә барып җитсен өчен тырыша. Коллективта үзара аңлашып, бергә тупланып эшлиләр.

Идарәнең 2014 елдагы эшчәнлегенә йомгак һәм 2014 елга бурычлар билгеләү буенча оештырылган утырышта да бу ачык күренде. Районда 6 меңгә якын пенсионер яши. 2014 елда аларга пенсия түләү өчен 730 миллион сум акча тотылган. Ел дәвамында хезмәт пенсияләре 11,2 процентка арткач, уртача пенсия 9494 сумга җиткән. 1 февральдән пенсияләр күләме кабат күтәрелде.
-1январьдан пенсияләр "яңа формула" буенча исәпләнә башлады, - ди РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова. - Пенсияне болай санаганда хезмәт эшчәнлеге алып барган чорга гына түгел, хәрби хезмәт, декрет ялы, инвалид бала яки 80 яшьтән өлкән кешене карап - тәрбияләү елларына да баллар исәпләнә.
Райондагы пенсионерларның күпчелегенә (5 мең тирәсе) пенсияләрен хат ташучылар китерә. Ә 1074 кеше пенсиясен саклык банкы аша ала.
2013 елда кабул ителгән закон буенча, хәзер пенсиягә чыгачак кешенең документларын эш бирүче тапшырырга тиеш. Пенсия идарәсе пенсия билгеләү өчен электрон макетлар кабул итә. Тик райондагы мәгариф бүлеге, үзәк больница, райпо, юл идарәләре кебек эре оешмалар да бу эшкә салкын карый.
Иминият взнослары түләүгә дә җитдилек җитми. Бу шулай ук бүгенге эшчеләрнең киләчәктәге пенсиясе дигән сүз. Идарә отчетыннан күренгәнчә, эш бирүчеләрнең иминият взнослары буенча 10 миллион 898 мең сум бурычлары бар. Бурычларның 76 проценты юридик затларныкы булса, 24 проценты - шәхси эшмәкәрләрнеке.
Иминият взнослары җыю буенча зур эш алып барылса да, бурычлар бик акрын кими. Чөнки эшчәнлеген туктаткан кайбер эшмәкәрләрнең иминият взносы күләме артмаса да, пенялары үсә. Эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләрнең бурычлары 380 мең сум тәшкил итә.
Идарәнең отчет җыелышында катнашкан район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин бу юнәлештә ярдәм итәргә, эшмәкәрләр белән аерым очрашып сөйләшергә ышандырды.
2015 елда РФ Пенсия фонды оешуга 25 ел була. Юбилей елында да идарә белгечләренә федераль законнарны төгәл үтәү һәм гражданнарга максималь уңайлыклар тудыру бурычы йөкләнә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан пенсия