Россия Пенсия фондының район идарәсе, мөгаен, районда халык иң еш мөрәҗәгать итә торган оешмадыр, 2016нчы елда аларга 7500, ягъни бер көнгә 20 - 21 кеше төрле сораулар буенча килгән. Кызганычка каршы, мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге пенсия күләменең түбән булуыннан канәгать түгел.
Идарәнең еллык хисап җыелышы һәрчак эшлекле һәм тантаналы, яңалыкларга бай...
Россия Пенсия фондының район идарәсе, мөгаен, районда халык иң еш мөрәҗәгать итә торган оешмадыр, 2016нчы елда аларга 7500, ягъни бер көнгә 20 - 21 кеше төрле сораулар буенча килгән. Кызганычка каршы, мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге пенсия күләменең түбән булуыннан канәгать түгел.
Идарәнең еллык хисап җыелышы һәрчак эшлекле һәм тантаналы, яңалыкларга бай булып үтә. Идарә начальнигы Гөлфия Гыймранова чыгышы быел да төрле саннарга, күрсәткечләргә бай.
Бүген районда алты меңгә якын пенсионер исәпләнә. Пенсия фондының район идарәсе халыкны пенсия түләү һәм социаль тәэмин буенча дәүләт бурычларын вакытында үти. Былтыргы түләүләрнең гомуми күләме - 860 миллион сум, бу сан 2015нче ел белән чагыштырганда 89 миллион сумга күбрәк. Бер ел дәвамында барлык пенсияләрнең бер кешегә уртача күләме 382 сумга арткан һәм ул бүген уртача 10 мең 767 сум тәшкил итә. Соңгы 16 елда пенсия күләме 15 тапкырга үскән һәм 700 сумнан 11 мең сумга якын булган.
2016нчы елда 355 кешегә пенсия билгеләнгән, яңа пенсияләрнең уртача күләме - 9 мең 474 сум, куренгәнчә, уртача пенсияләрдән түбәнрәк.
-Әлеге проблемага аеруча оешма һәм предприятие җитәкчеләренең игьтибарын җәлеп итәсе килә, - ди Гөлфия Гыймранова. - Алар исләрендә тотсыннар иде, бүген пенсия күләме эш хакыннан чыгып билгеләнә.
Гыйнвар аенда гына да райондашларыбызга 102 миллион сум пенсия таратканнар. 2016нчы ел дәвамында Пенсия фонды бюджетына 152 миллион сум күләмендә иминият кертеме түләнгән. Иминият кертемнәренең барысын да җыеп бетерә алмаганнар, бурычлар 6 миллион сум чамасы. Әмма бурычлы оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең күпчелеге бүген инде үз эшчәнлекләрен туктатканнар, кайберәүләр банкротлыкка ук чыккан. Шулай да бурычлылар исемлеге әле шактый зур, иминият кертемнәре буенча бурычларны алуга юнәлдерелгән чаралар киләчәктә дә кулланылачак.
Бүген Пенсия фонды идарәсе дә хезмәтләрнең күп өлешен электрон рәвештә тәкъдим итә. Әйтик, 2016нчы елда ана капиталы алу өчен 142 гариза гражданнарның интернеттагы шәхси кабинеты аша кергән, кайберәүләр пенсияне билгеләү өчен дә электрон хезмәтләрдән файдаланган. Ләкин моның өчен алдан ук билгеле бер эш башкарылырга тиеш, шул исәптән документларның да электрон вариантлары булуы мәҗбүри. Болардан тыш, Чирмешән районы респубикада беренчеләрдән булып, пенсия документларның электрон төстә алып баруга һәм саклауга күчкән.
Эшебездә почта хезмәткәрләре, социаль яклау бүлеге, суд приставлары, салым инспекциясе белән тыгыз хезмәттәшлек иттек, форсаттан файдаланып, аларга рәхмәт әйтәсем килә, - диде Гөлфия Гыймранова.
2007 елдан бирле ана капиталы сертификаты 1225 гаиләгә тапшырылган. Бүгенге җыелышта катнашкан район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин янә ике яшь әнигә шундый сертификат бирде.
-Районда балалар күбрәк тусын иде, сезгә сертификатларны күбрәк таратырга насыйп булсын иде, - диде ул. - Гомумән алганда, Пенсия фонды идарәсенең эше бик катлаулы һәм зур җаваплылык сорый. Сез үз эшегезне җиренә җиткереп башкарасыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт.
Нет комментариев