Белеп торыгыз

Пенсияләр түләүгә былтыр 730 миллион сум акча тотылган

1 февральдән пенсияләр 11,4 процентка артты. -Пенсия күләме артканнан соң, февраль аенда безнең районда гына да өстәмә 5 миллион 900 мең сум акча кирәк булачак, январьда бу максатларга 62 миллион 300 мең сум акча тотылды,- ди РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова. Иминият пенсиясенең уртача күләме - 10595,...

1 февральдән пенсияләр 11,4 процентка артты.

-Пенсия күләме артканнан соң, февраль аенда безнең районда гына да өстәмә 5 миллион 900 мең сум акча кирәк булачак, январьда бу максатларга 62 миллион 300 мең сум акча тотылды,- ди РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова.
Иминият пенсиясенең уртача күләме - 10595, ә картлык буенча хезмәт пенсиясе 10960 сумга җитә. Районда 5974 пенсионер бар, шуларның 1127се эшләүләрен дәвам итә.
2014 ел дәвамында районда пенсионерларга 730 миллион сум пенсия акчасы түләнгән, ә ел буена үзебездә җыелган иминият взносының күләме 134 миллион сум гына.
Автор фотосы.

пенсия

Нет комментариев