Лашман тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районы яңалыклары
Район үзәгендәге "Ромашка" балалар бакчасына төзүчеләр килде. Быел биредә 13 миллион сумга капиталь ремонт башкарылачак. Бинаның инженерлык челтәрләрен яңарту, тәрәзә, ишекләрне алмаштыру, түбәне һәм идәннәрне яңабаштан ясау, бизәү һәм башка эшләр башкару күздә тотыла. Кармыш авыл мәдәният йортында да капиталь ремонт башланган. Республика бюджетыннан бирелгән 6 миллион сумга якын акчага...
-
Кайтса иде кире киткәннәр...
Гомере буе туган авылында - Лашманда яшәгән Илгизәр Йосыф улы Зиннуровның вафатына бер ел булды. Аның рухы туганнары, дуслары, авылдашларының изге догаларына өметләнәдер. Игелекле, эшчән, аралашучан кеше иде Илгизәр. Минем аны сагынып искә төшермәгән көнем сирәк, догаларымнан да өзмәскә тырышам. Хушлашмыйча гына дөнья куя, Җир йөзендә гомер иткәннәр. Юксынуны тоеп...
-
Лашманда яшәүче Зур апабыз - командир сыман
Без аны, Зәйнәп апаны, ихластан яратып, "Зур апа" дип олылап йөртәбез. Әтинең шушы бертуганына быел март аенда 85 яшь тулды. Саллы яшьтә булса да, ул эшсез, тик торучылардан түгел. Көзен суган үрә, бәрәңге алганда, җиң сызганып, бакчага иң беренче чыгучы да ул. Кыш көне сукмак ясап керә, ул да булмый,...
-
Лашманга Нәүрүзбикә атка утырып килде
Районда Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Быел Лашман авылы үзешчәннәре әлеге чарага багышлап театральләштерелгән бик матур тамаша әзерләгәннәр. Анда мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, хәтта бакчага йөрүче сабыйлар да катнашты. Салкын язгы җил дә лашманлыларны куркытмаган, бәйрәмгә байтак тамашачы җыелды. Күрше авыллардан да кунаклар бар иде....
-
Лашманда “Нәүрүз“ бәйрәме үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА фотолары.
-
Быел Нәүрүз бәйрәме Лашманда үтә
Нәүрүз Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка, төрки халыклар яшәүче илләрдә бик борынгыдан килгән - Яңа елны каршылу бәйрәме ул. Нәүрүз фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә "яңа көн" дигәнне аңлата. Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә. Нәүрүз язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә....
-
Наил Шәйхетдиновның хатыны Миңлегөл ханым: «Кайтып керер төсле тоела»
Март аенда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил Шәйхетдинов Тинчурин театрында үзенең 75 еллык юбилеен билгеләп үтәргә тиеш иде. Ни кызганыч, ул бу көнне көтеп җиткерә алмады. 5 мартта яраткан артистыбызның безнең арадан киткәненә кырык көн була. Бүген без Наил абый белән сөйләшәсе урында, аның 45 ел гомер иткән хатыны...
-
Лашман егете - спорт мастерлыгына кандидат
Әлеге мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Рәсим Вафин җәядән ату буенча спорт мастерлыгына кандидат исемен алачак. Якташыбыз Чабаксар шәһәрендә узган Бөтенрусия турнирының квалификация ярышларында 547 очко җыеп, КМС нормасын үтәгән. -Безнең район мәктәпләрендә белем алучы, әлеге спорт төрендә ярышкан укучылар арасында әлегә бу - беренче очрак, - ди Рәсимнең тренеры Фаиз...
-
Лашман йөзүчеләре 7 медаль яулады
Марат ГОМӘРОВ фотолары.
-
Лашманда тавык һәм каз түшкәләре “аякланган“
01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, февральнең икенче атнасында да районда ут чыгу очраклары булмаган. 02 8нән 15 февральгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" полиция бүлекчәсендә 33 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 7се җинаятьләр турында. "Прикамнефтестройсервис" җәмгыятенең Түбән Кармалка авылы янындагы объектыннан тимер торбалар урланган. Тикшерү бара. Бурларның эчәсе дә, тәмле...
-
Лашман авылында сугым пункты төзелә
Якын көннәрдә Лашман авылында терлекләр сую өчен сугым пункты төзи башлаячаклар. Төзелеш өчен проект һәм документлар әзер дә. Әлмәт, Лениногорск, Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Чирмешән ветеринарлары катнашында безнең районда үткән зона утырышында, ТР Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов бу хакта һәм һәр район күрсәткечен аерым анализлады, җитешсезлекләрне...
-
Лашман көрәшчеләре - район турниры җиңүчеләре (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат ГОМӘРОВ фотолары.
-
Лашман авыл җирлегендә биш мини-ферма төзелгән
Лашман авыл җирлегендә узган елда 5 мини-ферма теркәлгән. Быел тагын 7 хуҗалык моның өчен документлар әзерли. -Яшәргә була, сөткә бәяне генә төшермәсеннәр, әнә кибеттә аның литрын 50-55 сумнан ук саталар бит, - ди Лашман авылыннан Фәния Галимова. Алар, ире Рауфан белән, мини-фермаларындагы савым сыерлары санын былтыр биш башка җиткереп калдырганнар....
-
Әмир һәм Лашман авылларында - Бал-маскарад (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гүзәлия САФИУЛЛИНА фотолары.
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Республика укучылары спартакиадасында (2014-2015 уку елы) җиңү яулаган өчен, безнең район Кубок һәм Диплом белән бүләкләнде. Авыл районнары арасындагы бәйгедә безнең укучыларыбыз ярышларның байтак төрләрендә башкалардан өстен булып чыкты. Яшь спортчыларыбызга бүләкләрне Казанда "Татарстанның өметле спортчылары" дип аталган чарада тапшырганнар. Чирмешән балалар сәнгать мәктәбе укытучылары район мәктәпләре укучыларына музыка юнәлешләре,...