01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, февральнең икенче атнасында да районда ут чыгу очраклары булмаган.
02 8нән 15 февральгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" полиция бүлекчәсендә 33 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 7се җинаятьләр турында.
"Прикамнефтестройсервис" җәмгыятенең Түбән Кармалка авылы янындагы объектыннан тимер торбалар урланган. Тикшерү бара.
Бурларның эчәсе дә, тәмле...

Бурларның эчәсе дә, тәмле ашыйсылары да килә. Чирмешәндә яшәүче 44 яшьлек ир-ат үзәк ашханәдән бер шешә аракы чәлдергән, ә Лашманда берәүнең өеннән ике тавык һәм бер каз түшкәләре "очкан".
Җәмәгать урынында спиртлы эчемлек кулланган 25 яшьлек егетне полициягә беркетмә төзергә алып барганда каршылык күрсәткән өчен көч кулланырга туры килгән.
Чирмешәннән бер һәм Түбән Кәминкәдән бер ир-ат үзләре килеп ау мылтыкларын тапшырган. Теркәү кагыйдәләрен үтәмәгән бер чирмешәнледән ике мылтыкны мәҗбүриләп тапшыртканнар.
Бер атнада кешегә кул күтәрүнең өч, алкоголь продукциясен законсыз сатуның бер очрагы теркәлгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 65 кешене ачыклаганнар.
03Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 18-20 чакырту кергән. Шимбә-якшәмбе көннәрендә фельдшерлар ОРВИ белән чирләүче 10 кешегә ярдәм иткәннәр, ике кеше көнкүрештә тән җәрәхәте алган. Хәбәрне фельдшер Галина Калмыкова җиткерде.
04Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 29 заявка үтәгәннәр.
Нет комментариев