Лашман авыл җирлегендә узган елда 5 мини-ферма теркәлгән. Быел тагын 7 хуҗалык моның өчен документлар әзерли.
-Яшәргә була, сөткә бәяне генә төшермәсеннәр, әнә кибеттә аның литрын 50-55 сумнан ук саталар бит, - ди Лашман авылыннан Фәния Галимова.
Алар, ире Рауфан белән, мини-фермаларындагы савым сыерлары санын былтыр биш башка җиткереп калдырганнар....
Лашман авыл җирлегендә узган елда 5 мини-ферма теркәлгән. Быел тагын 7 хуҗалык моның өчен документлар әзерли.
-Яшәргә була, сөткә бәяне генә төшермәсеннәр, әнә кибеттә аның литрын 50-55 сумнан ук саталар бит, - ди Лашман авылыннан Фәния Галимова.
Алар, ире Рауфан белән, мини-фермаларындагы савым сыерлары санын былтыр биш башка җиткереп калдырганнар. Бүген Галимовлар хуҗалыгында, яшьләрен дә санап, унике баш терлек асрала: бишесе савым сыеры, тагын буаз ике тана "әни" булырга әзерләнә. Шулкадәр терлек тоту өчен алар абзарларын да яңартканнар. Уңайлы, җылы, нык итеп: корылма тимер торбалар утыртып җыелган, төсле калай белән тышланган бинаны эчтән җылытмакчылар. Мини-фермалар төзү өчен дәүләттән бирелүче 200 мең сум субсидияне шуңа тоткан бу гаилә.
-Малны аны ни берне, ни бишне асра, барыбер яннарына чыгасы бит. Сыерларның әлегә икесен генә савабыз, өчесе - буаз, - ди гаилә башлыгы Рауфан. - Кыш чыгарырга терлек азыгын сатып алдык. 30 меңгә фураж, 35 меңлек печән, 150 баш кош-корт та үстергәнлектән, соңрак, көзге якта 42 мең сумга тагын фураж алырга туры килде. Чыгымнар тотсак та, эше күп булса да, без сыер асрауның файдасын күрмибез дия алмыйм. Ник дисәң, кулга ай саен өстәмә тере акча кереп тора бит. Әле сөтне бездән күрше-күлән дә ала.
- Өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга хөкүмәтнең булышуы бик яхшы, - ди, үз фикерен белдерде әлеге уңайдан Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов. - Мондый шәхси хуҗалыкларга мал исәбеннән 3әр мең сум субсидия, бушлай сыер саву аппаратлары, гаилә фермаларына абзарларын зурайту яки төзеп бетерү өчен 200 мең сум субсидия бирелде. Сүз уңаеннан, быел Лашманда - дүрт, Әмирдә бер хуҗалык шундый ярдәмне алды да. Сөтнең литрын 17 сумнан тапшыралар. Өстәвенә, бу уңган гаиләләрнең өстәленнән сөт-катык, эремчек-каймак өзелми.
Әмирдән Фәрит һәм Хәкимә Бадаевларның да сыерлары биш башка җитте. Былтыр алар Киров өлкәсеннән нәселле, күп сөт бирә торган ике тана кайтартты. Берсе-берсе, китереп бирү белән, 90 мең сумнарга төшкән.
-Хәзер көненә 60-70 литр сөт сатабыз, әлегә литрын 17 сумнан. Аны Иске Кади эшмәкәре Тәлгать Могыйзовның УАЗы
белән Наил Нуретдинов җыеп китә, бик уңган егет. Рәхмәт, сөт акчасын вакытында бирәләр, айның беренче ике көнендә исәп-хисап ясала. Декабрьдә, мәсәлән, 28 мең сум алдык,- ди Фәрит Шәһит улы.
Бадаевлар бөтен гаиләләре белән сыерларга "ябырылганнар", эш барысына да җитә. Кияүләре Нәсим дә, авылдашлар әйтмешли, нәкъ "Фәрит кияве" булып чыкты. Уңган кеше. Әле аларга авыл кырыенда яңа өй өлгертәләр, шунлыктан сөт акчасына "урын бар".
Азыкны бу гаилә үзләренең 20 гектарлы пай җирләрендә үстерә. Аның яртысыннан - печән, калганыннан бөртек җыялар. Кыр эшләрен башкарырга үз техникалары бар. Фермаларын киңәйтергә дигән 200 мең сумны алар да алган.
-Безнең сыерсыз торганыбыз юк. Мәрхүмә әни исән вакытта икене асрадык. Хәзер өч сыерым бар. Аларны карап керү миңа, ялгыз кешегә, үзе бер юаныч, - ди Лашманнан 67 яшьлек Әхсән абый Галиев та.
Лашман авыл җирлегенә кергән ике авылда - Лашманда һәм Әмирдә 132 баш сыер асрала. Биредән тәүлегенә 580-600 килограмм сөт саталар. Уңган мини-фермачылар хисабына бу былтыргыдан шактый күп. Рәвхать Фәттахов әйтүенчә, биш сыер асраучыларга, кирәксенүчеләргә үзләренә уңайлы урыннан 1 гектар җир бирү мөмкинлеге дә бар. Әйе, иртәнге биштән торып, салкын абзарга чыгып тир түгүчеләргә, ил табынын тутыручыларга ярдәмнең ниндие дә урынлы.
Автор фотосы.
Нет комментариев