Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманда яшәүче Зур апабыз - командир сыман

Без аны, Зәйнәп апаны, ихластан яратып, "Зур апа" дип олылап йөртәбез. Әтинең шушы бертуганына быел март аенда 85 яшь тулды. Саллы яшьтә булса да, ул эшсез, тик торучылардан түгел. Көзен суган үрә, бәрәңге алганда, җиң сызганып, бакчага иң беренче чыгучы да ул. Кыш көне сукмак ясап керә, ул да булмый,...

Без аны, Зәйнәп апаны, ихластан яратып, "Зур апа" дип олылап йөртәбез. Әтинең шушы бертуганына быел март аенда 85 яшь тулды.

Саллы яшьтә булса да, ул эшсез, тик торучылардан түгел. Көзен суган үрә, бәрәңге алганда, җиң сызганып, бакчага иң беренче чыгучы да ул. Кыш көне сукмак ясап керә, ул да булмый, йон яза, эрли, бәйли, сарыклар өсте алырга булыша. Ә җәй көне аның иң яраткан шөгыле - җиләк җыю. Әле узган җәй дә алып бардык үзен урманга. Биш литрлы чиләкне иң эре җиләкләр белән тутырды. Гәрчә үзе авызына бер җиләк тә капмый, җиләк кайнатмасына да исе китми - бары чәенә салып эчәргә генә ярата.
Зур апа биш вакыт намазын калдырмый. Безнең гаиләләргә дә үзенең төпле киңәшләрен биреп тора. Аңардан әле дә бераз шүрләп торабыз. Барыбызга да командир сыман ул. Гаиләдәге бер карар да аның белән киңәшләшмичә кабул ителми.
Әниебез Наилә (энесенең хатыны) белән алар бер йортта туганнар кебек, дус-тату яшиләр. Хәзер Зур апабызны Чирмешәндә торучы апабыз үзенә кунакка алып киткәли. Шул берничә көндә дә әни белән Зәйнәп апа бер-берсен сагынышып өлгерәләр.
Зәйнәп Нуриәхмәт кызы гаиләдә беренче бала булып туа. Аңардан соң, бер-бер артлы энесе Шакир һәм Минзакир, сеңелләре Оркыя белән Фәһимә дөньяга килә...
Зәйнәп апа өчен 1941 нче елның 22 июне болайрак истә калган. Ямьле җәй иртәсе. Бөтен авыл халкы Сабан туе үткәрә торган урманга юнәлә. Йөзләр көләч, күңелләр күтәренке, тирә-якта гармун һәм җыр тавышы ишетелә. Нуриәхмәт тә үзенең зуррак балаларын ат арбасына утыртып бәйрәмгә килә. Бераздан сату рәтләреннән булган кадәр ризыклар һәм сыбызгы уенчыгы алып балаларына бирә (кечкенә Зәйнәпнең хәтерендә ул мәңгегә шулай уелып калган). Моңа шатланырга да өлгермиләр, баш очыннан самолет очып уза, аның артыннан җиргә листовкалар ява. Әтиләре алып укый - йөзе караңгыланып китә. Тирә-яктагы халык та никтер кычкырыша, елаша башлый. Ат арбалары, халык кире авылга таба юнәлә. Әтиләре сугыш чыкканын оланнарга әйтми: "Балалар, бүгенгә кайтыйк инде, иртәгә килербез", - дип атны шулай ук авыл ягына бора.
Әтиләрен җәй көне сугышка алмыйлар әле. Шулай да гаилә акрынлап сохари киптерә, сугышка чакыру көтә. Көзге якта әтиләре Шенталага бөртек илтергә киткән җиреннән сулып кайтып керә һәм кызын, урактагы әнисен чакырырга дип, кырга җибәрә... Төнлә әтиләре бер төркем ир-егетләр белән фронтка китә. Аңардан дүрт-биш хат кына килеп кала. Соңгысын: "Смоленск урманында торабыз - төнлә сугышка керәбез. Инде озакламый сугыш бетәр, кайтып җитәрбез. Утын кисеп яфаланып тормагыз - паетны сүтеп ягарсыз. Мин кайткач яңасын салырбыз әле..." дип тәмамланган була. Шуннан соң "хәбәрсез югалды",- дигән кәгазь килә.
Кечкенә Зәйнәп үзе кебек балалар белән нәрсә генә эшләми: тары чәчелгән кырда кулга бияләй киеп билчән йолку дисеңме, чәчүгә орлык тартып ташумы, кышын-җәен урманнан шул ук чана белән утын тартумы - берсе дә калмый. Бер язда ун-унбиш чакрым ераклыктагы Сосновкадан чаналар тартып, чәчүлек орлык алып кайткан көн кызның хәтерендә мәңгегә уелып кала. Лашман ягына борылганда, урманнан ташу агып төшә башлый. Халык шунда юешләнеп, батып, аерылып кала. Аларны кире борып, артта калган Элмәле авылына илтеп төрле йортларга урнаштыралар. Иртән туң белән чаналарын тартып авылга кайтып җитәләр. Һәр көнне нинди дә булса эшкә йөриләр. Тамак ягы бик авыр була инде. Кача-поса башак җыеп алумы, урманнан үлән ташумы - берсе дә калмый. Сугыш беткәч, әниләре: "Бөтен урман үләнен ашап бетергәнбездер инде ул елларда - бер сыер ашарлык булгандыр", - дип искә ала.
1945 нче елның 9 нчы май иртәсендә әниләре бакчада балалар белән бәрәңге чәчә торган вакытта халыкны митингка чакыралар. Бар хатын-кызлар шунда йөгерә. Ахырдан әниләре кайтып, Җиңү хәбәрен балаларга да җиткерә. Бу көнне митингта хәтта шатлыктан аңын югалтып егылучылар да була.
Гаиләдә әнисенең терәге булган Зәйнәпкә сугыштан соң да эш бетми. 1949 нчы елны, аны, җитеп килгән кызны, Горькийга торф чыгарырга җибәрәләр. Анда күргән газапларны сөйләп кенә аңлатып булмый. Хезмәт шартлары бик авыр, ашау-эчү такы-токы гына. Куйбышевка (хәзерге Самара шәһәре) утын кисәргә дә бара ул. Агачларны кисеп, баржага төйиләр. Шунда ике авылдашы - аның чамасы яшьтәге кызны һәм фронттан исән-имин әйләнеп кайткан ир-атны агач басып үтерә.
Эне-сеңелләрен "кеше итүдә" Зәйнәп апаның өлеше тиңсез. Ул безне дә кечкенәдән карашып, хезмәт сөяргә өйрәтеп, киңәшләрен биреп үстереште. Хәзер дә булышып яши. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, Зур апа!
Резеда Галимова,
Лашман авылы.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман Зәйнәп апа сугыш елларында