Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Лашманга Нәүрүзбикә атка утырып килде

Районда Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Быел Лашман авылы үзешчәннәре әлеге чарага багышлап театральләштерелгән бик матур тамаша әзерләгәннәр. Анда мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, хәтта бакчага йөрүче сабыйлар да катнашты. Салкын язгы җил дә лашманлыларны куркытмаган, бәйрәмгә байтак тамашачы җыелды. Күрше авыллардан да кунаклар бар иде....

Районда Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Быел Лашман авылы үзешчәннәре әлеге чарага багышлап театральләштерелгән бик матур тамаша әзерләгәннәр.

Анда мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, хәтта бакчага йөрүче сабыйлар да катнашты. Салкын язгы җил дә лашманлыларны куркытмаган, бәйрәмгә байтак тамашачы җыелды. Күрше авыллардан да кунаклар бар иде.
Нәүрүз нәкъ көн белән төннең тигезләшкән чорында билгеләп үтелә. Бу сүз "яңа көн" дигәнне аңлата. Кайбер илләрдә ул Яңа ел, яз каршылау бәйрәме.
Әүвәл балалар милли киемнәргә киенеп, йорттан - йортка йөреп, Нәүрүз әйтеп, бәйрәм үткәрү өчен ярма, май, татлы ризыклар җыйганнар.
Тамашаның төп герое - Нәүрүзбикәне олылап, матур итеп бизәлгән атка утыртып алып килделәр. Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта төрле уеннар уйналды, җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Артистлар оста чыгышлары белән халыкның күңелен ачты. Өлкән яшьтәге апалар да урыннарында тик кенә утыра алмыйча, биючеләргә кушылдылар.
Бәйрәмгә килгән барча халык телеңне йотарлык тәмле ботка белән сыйланды, кабарып пешкән коймак белән самавардан чәй эчтеләр.
-Бу ботканы кара бодай, дөге һәм тары ярмаларын кушып пешердем. Аны "карга боткасы" дип тә йөртәбез. Ярмаларны бертигез өлештә алырга, - ди ботканың "авторы", балалар бакчасында пешекче булып эшләүче Илһамия Мөхиббуллина.- Баштан аларны бераз суда кайнатып, аннан соң сөт өстибез. Тоз һәм шикәр комы салып җибәрәбез. Ботка тәмле булсын өчен, ахырдан эреткән ак май да салып бутыйм.
Бер якта учак ягып, казанда шулпа да пешергәннәр. Килгән кунаклар аңардан да авыз иттеләр.
Соңыннан, ел буе җыелган начарлыкларны бетерү өчен, карачкы яндырдылар.
-Авыл мәдәният йортында бәйрәмнәрне еш оештыралар. Әмма Нәүрүзне шулай зур итеп беренче тапкыр үткәрәләр, - ди бирегә килгән 76 яшьлек Шәрига апа Галиуллина.- Бик кызык булды. Олы яшьтә булсак та, рәхәтләнеп карап утырдык.
-Боткалары, коймаклары бик тәмле булган. Аларны пешерүчеләргә зур рәхмәт, -дип аның сүзләренә Нәфисә апа Нуруллина белән Рәзинә апа Ханнановалар да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәүрүз бәйрәме лашман мәдәният йорты