Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Наил Шәйхетдиновның хатыны Миңлегөл ханым: «Кайтып керер төсле тоела»

    Март аенда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил Шәйхетдинов Тинчурин театрында үзенең 75 еллык юбилеен билгеләп үтәргә тиеш иде. Ни кызганыч, ул бу көнне көтеп җиткерә алмады. 5 мартта яраткан артистыбызның безнең арадан киткәненә кырык көн була. Бүген без Наил абый белән сөйләшәсе урында, аның 45 ел гомер иткән хатыны...

    Март аенда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил Шәйхетдинов Тинчурин театрында үзенең 75 еллык юбилеен билгеләп үтәргә тиеш иде. Ни кызганыч, ул бу көнне көтеп җиткерә алмады.

    5 мартта яраткан артистыбызның безнең арадан киткәненә кырык көн була. Бүген без Наил абый белән сөйләшәсе урында, аның 45 ел гомер иткән хатыны Миңлегөл апа Шәйхетдинова белән бергә үткәргән көннәрен күздән кичердек.
    - Миңлегөл апа, сез Наил абый белән икегез дә Чирмешән районының Лашман авылыннан. Яшь аермагыз да шактый дип беләм. Үзегездән күпкә өлкән кешегә кияүгә чыгасың, дип, әти-әниегез каршы килмәгән идеме?
    - Юк, безнең әти-әниләр дә дуслар булды. Әниләребез күрше булып үскән. Алар безне кечкенәдән үзләре белән ындырга эшкә алып йөргән. Мин арбада чакта, әни эшләгәндә, Наил миңа күз-колак булып торган. Мәктәптән соң шәһәргә китмәдем, авыл кибетендә эшли башладым. Җәй көне Наил ялга кайткан иде. Шунда мине кичке уенга чакырды. Озак та үтмәде, кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясады. Әнинең башта Казанга җибәрәсе килмәгән иде. Наил аңа: «Курыкмагыз, мин сезгә яхшы кияү булырмын», - диде.
    - Кызыгыз тууын ничек кабул итте?
    - Наил балаларны бик яратты. Урамда хоккей уйнаган балаларны күрсә, аларны туктап карап торган гадәте бар иде. Балабыз туар алдыннан, кыз туса, Миләүшә исеме кушарбыз, дип алдан ук әйтеп куйган иде. Аннары кечкенәдән үк аны хоккей белән футболга йөртә башлады.
    - Миләүшәнең артист һөнәрен сайлавына мөнәсәбәте ничегрәк булды?
    - Башта: «Кызым, башка факультетка бар, кыз балага гастрольләргә йөрү авыр», - дигән иде. Аннан спектакльдә уйнаганын күргәч, шатланып кайта иде.
    - Кем белән генә сөйләшсәң дә, гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый, диләр...
    - Безнең бервакытта да ачуланышканыбыз булмады. Бер-беребез белән сөйләшмичә ун минут та тора алмый идек.
    - Наил абыйның иң яхшы сыйфатлары дип кайсыларын әйтер идегез?
    - Ул, әти-әниләре сыман, бик сабыр булды. Беркемгә дә начарлык эшләмәде, беркем турында да гайбәт сөйләмәде. Мин Наилнең яхшыдан башка начар сыйфатларын әйтә алмыйм. Үзенең танылган артист булуыннан файдалануны да кирәк дип санамады. Фатир да сорап алмады. Аңа 50 яшь тулгач кына ике бүлмәле фатир алдык без. Мактаулы исемнәрен дә үзе сорап йөрмәде. «Аны белеп бирергә тиешләр», - ди торган иде.
    - Наил абыйның башка туганнары исән-саулармы әле?
    - Алар алты бертуган иде. Бер-берсе белән бик тату булдылар. Узган елның җәендә Наҗия апасы үлеп киткәч, бик каты борчылды Наил. Калганнары исән-сау. Иң олылары Рәйсә апа авылда яши. Арада иң юашы Наил иде. Аларның әтиләре мулла булганлыктан, кечкенәдән барысы да дингә хөрмәт белән караганнар. 1994 елны әти Наилгә: «Сәхнәдә кеше көлдереп йөрсәң дә, тормышта кеше көлдереп йөрмә, намаз укы», - дигәч, «Казан нуры» мәчетенә йөри башлады. Дини китаплар күп укыды.
    - Сәхнәдә уйнап йөргән Наил Шәйхетдиновның кинәт урын өстенә ятуын ишетеп, күпләр борчылды. Авыруы хакында үзегез хәбәрдар идегезме?
    - Юк, аның беркайчан да авырып йөргәне булмады. Дару да эчмәде. Узган җәй бакчада да бик күп эшләде. Сеңлемнең улы белән өй эчен тышлады. Мунчага тимер мич куйды. Утыннар кисеп калдырды. Әйтерсең безне мәңгелеккә ташлап китәсен алдан сизгән. Көз көне хәлсезләнеп йөри башлады. Мин аңа хастаханәгә барырга кушсам да, бармады. «Башта үзең операция ясатып чык, мин аннан соң да өлгерермен», - диде. Декабрьдә салкын тидереп, йөткереп тә йөрде. 16 декабрьдә соңгы мәртәбә «Йосыф - Зөләйха»да уйнап кайтканнан соң, бөтенләй хәле киткәч кенә, хастаханәгә барасы итте. Операциядән соң хирург, гомере аз калган, дигәч тә, ышанмадык. Үзе дә терелергә өметләнде. Хастаханәдән чыккач та: «Нәрсә булды икән соң безгә, икебез дә авырый башладык», - диде. Җан биргәндә дә догалар укып ятты ул.
    Оныгыбыз Сөмбел бабасын югалтуны бик авыр кичерде. Шушы көннәрдә генә аңа 15 яшь тулды. Көннәр узган саен, Наил барыбызны да сагындыра. Каядыр киткән дә, елмаеп кайтып керер төсле тоела.
    Люция ХӘБИБУЛЛИНА
    Фотосы сайттан алынды.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: