Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Котышта уңай үзгәрешләр күп

Ял көне булса да, Иске Котыш авыл җирлеге Советы бинасы иртүк ачык. Монда яңа ел каникулларын озакка сузмаганнар. -Тиздән җирлектә халык җыены узачак, былтыргы эшебез турында отчет бирәсе бар, шуңа әзерләнәбез, - ди җирлек башлыгы Александр Митякин. - Бәйрәм матур гына узып бара, тыныч. Юлларыбыз йөрерлек. Һәр йортка диярлек кунак...

Ял көне булса да, Иске Котыш авыл җирлеге Советы бинасы иртүк ачык. Монда яңа ел каникулларын озакка сузмаганнар.

-Тиздән җирлектә халык җыены узачак, былтыргы эшебез турында отчет бирәсе бар, шуңа әзерләнәбез, - ди җирлек башлыгы Александр Митякин. - Бәйрәм матур гына узып бара, тыныч. Юлларыбыз йөрерлек. Һәр йортка диярлек кунак кайткан.
Җирлек Советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Екатерина Кшуманева да читтән кайткан балалары, оныклары янында озак тора алмый.
-Шушы көннәрдә шәхси хуҗалыкларга сөт акчасы бирә башлыйбыз, - ди ул. - Документларны карап - барлап чыгам. - Аллага шөкер, 2017нче елны да исән-сау үткәрдек. Ул минем өчен аеруча истәлекле - тууыма 55 яшь тулды. Рәхмәт, хезмәттәшләрем котлады, район башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләде. Туганнар, балалар бергәләшеп мәҗлес көйләдек. Әти-әнием, ирем, өч кызыбыз, кияүләр, оныклар исән-сау булганга да сөенәм.
Эше турында күп сөйләргә яратмый Екатерина Ивановна. Муниципаль хезмәт бик җаваплы, гел халык арасында булырга кирәк, вак-төяк мәшәкатьләре күп.
Екатерина Кшуманева бу хезмәтендә инде егерме икенче ел, шунда 6 ел бухгалтер да булган. Аның дәверендә Советта биш рәис - башлык белән эшләргә туры килә.
-Хәзерге җитәкчем Александр Константинович - бик әдәпле, бик сабыр. Булышырга гел әзер, -ди Екатерина Ивановна. - Авылдашларның да күбесе җайга килә торган, булдыклы кешеләр.
Советка, аппаратка эшкә урнашканчы колхозда биш ел сыер сауган ул. Җаваплы, грамоталы белгеч яңа урында тиз остара. Кирәк булгач, компьютерны да тыңлата, тыңгысыз эшкә дә күнегә. Кшуманевлар маллар асрыйлар, сыерлары да бар. Бу яктан җирлек башлыгы үзе дә башкаларга үрнәк.
-Гомер-гомергә ике-өч сыерыбыз булды, ә бүген инде алар биш баш ук, - ди Александр Константинович. - 120 мең сум субсидия алдык, сыер саву аппараты да бирделәр. Дәүләт мал асраучыларга төрле яклап булыша бит. Җирлек халкы да бу мөмкинлектән активрак файдалансын иде. Малчылык, мәшәкатьле, авыр булса да, керем алу чыганагы. Иске Котышта бу яктан булдыклылар бар үзе.
Биредә дүрт гаилә фермасы оешкан. Шулардан Митякиннар районда да билгеле. Әлеге гаилә 30 баш сыер, тулаем 100 баш мөгезле эре терлек асрый. Тулы бер ферма. Алар дәүләттән 2015нче елда ук субсидия алганнар, иркен абзарлар корганнар. 2017нче елда җирлек хуҗалыкларында 314 баш мөгезле эре терлек асралса, бүген - 320, шул исәптән сыерлар - 88, ягъни бер елда 2 башка күбәйгәннәр.
Узган елда гаилә фермаларын үстерү буенча Иске Котыш авыл җирлеген республика күләмендә үк билгеләп үттеләр.
Җирлеккә районнан да Диплом кайтты, Яңа елга чыршыларны һәм территорияләрне иң яхшы бизәү, яктырту буенча искекотышлылар җиңүчеләрнең берсе булдылар.
Кайчандыр күрсәткечләре тыйнаграк булган Иске Котыш авыл җирлеге бүген районда алдынгылар арасында. Җир, транспорт, милек салымы җыюны гына алыйк. 2016нчы ел планы буенча бу җирлектә бар да чиста, элеккеге еллар өчен салымнар тулысынча түләнгән. Коммуналь хезмәтләр өчен дә әҗәтлеләр юк диярлек. Җирлек халкы санитар чисталыкка да битараф түгел, урамнарда, йорт каршыларында чәчәкләр үстерәләр, агач үсентеләре утырталар.
Үзара салымнан тулаем 463 мең сум акча туплап, монда республикадан килгән средстволар да керә, Свежухин урамыннан зират ягына таба күпер капиталь ремонтланган. Бу эшкә Совет читтән дә булышлык тойган. Ленин урамында янә 100 метр арада юлны норматив хәлгә китергәннәр. Былтыр үзсалым акчасы бер кешедән 250 сум булса, 2018дә 500 сум иткәннәр. Җыелачак, республикадан бергә - дүрт нисбәтендә биреләчәк средстволар бөтен халыкка кирәкле эшләргә: су скважинасы башнясы тирәсен төзекләндерүгә, буяуга, моңа кирәкле документлар ясатуга, Иске Котышта, Красная Полянада, Яңа Котышта урамнарны яктырту өчен кулланылучы электр энергиясе чыгымнарын каплауга, ремонт, монтаж, чыбыклар сузуга, зиратларны төзекләндерүгә, коймаларны буяуга, агачлар кисүгә тотылачак.
Проблемалар бар анысы. Зур трассадан Иске Котышка алып керүче, 1300 метр озынлыктагы төп юл нык таушалган, чокыр-чакырлы, кайбер урамнар юллары да шомартканны көтә. Кайберәүләр үзенә шөгыль таба алмый, ялкаулык көчле. Болардан да бигрәк җирлек җитәкчелеген авыл халкының елдан-ел кими баруы нык борчый. Бер ел эчендә халык саны 533тән 523кә калган. Җирлектә 5 бала туган. Мәктәптә нибары 36 бала укый.
Элеккеге инвестор пайчылар белән исәп-хисап ясауны озакка сузмасын иде, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән авыл җирлегендә Иске Котыш авылы