Чирмешән мәчетендә тег белән яңалыклар
-
Халкыбызны афәттән саклыйк
Бүгенге көндә без экстремистчылык дигән сүзне еш ишетәбез. Һичшиксез, ул безнең күңелләрдә төрле негатив фикерләрне тудырып, ниндидер бер курку һәм шиктә калдыра. Күп очракта бу бәла әллә кайдан килми, ул җәмгыять эчендә үзе туа. Ләкин, аның ничек һәм кайдан килеп чыкканын күбесе әле белеп бетерми. Сау-сәламәт җәмгыять Кешелек җәмгыяте ул...
-
Чирмешән мәчетендә балалар өчен Корбан бәйрәме уздырылды
Узган җомга көнне, Корбан бәйрәме уңаеннан, район үзәгендәге мәчет йортында балалар өчен бәйрәм оештырылды. Әлеге чарага төрле милләттән 150дән артык бала һәм аларның әти-әниләре килгән иде. Ике сәгатьтән артык барган бәйрәмдә балалар төрле уеннарда көч сынаштылар, бушлай батутта сикерделәр, тәм - томнар белән сыйландылар. Бәйрәмне Бөгелмәдән килгән профессиональ аниматорлар алып...
-
Чирмешәндәге лагерьда догалар да өйрәткәннәр
Жәйге каникуллар вакытында балалар өчен Чирмешән мәчетендә оештырылган лагерьда дистәләгән малай һәм кыз ял итте. Малайлар һәм кызларның аерым сменаларда ял итүе дә бик ошады безгә. Биредә балаларга дини йолалар, гореф-гадәтләр турында гына сөйләп калмадылар, догалар да өйрәттеләр. Хәтта, балаларга өй эшенә бирелгән доганы без - әти-әниләр дә өйрәндек. Бер...
-
Чирмешән мәчетендә уйныйлар да, укыйлар да
5 яшьтән 17 яшькә чаклы иллеләп малай һәм яшүсмер бу атнада Чирмешән мәчетендә оештырылган "Нур" мөселман лагерында ял итте. Биш көнлек программа кысаларында, балалар экскурсияләргә бару, төрле чараларда катнашудан тыш, дин нигезләрен дә өйрәнгәннәр. -Һәр көнне алар Коръәннән берәр сүрә ятладылар, ә аеруча тырышып шөгыльләнгән малайларны остазлар бүләкләр белән дә...
-
Чирмешән мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырыла
Чирмешәннең үзәк мәчете 13 июль көнне район инвалидлар оешмасы белән берлектә ифтар мәҗлесе оештыра. Башлану вакыты 19 сәгатьтә. Физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызны гаиләләре белән чакырабыз. Марат Гомәров фотосы.
-
Чирмешән мәчетендә ифтар ашы ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадыйр Гомәров фотолары.
-
Чирмешән районы җитәкчесе ифтар мәҗлесе үткәрде
Рамазан аенда Чирмешән мәчетендә дә ифтар ашлары еш уза. 4 июльдә, шимбә көнне, әбиләрне һәм бабайларны район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин исеменнән сыйладылар. -Динебезне куәтләү өчен бу бик матур, мактаулы гамәл, - ди мәчет имамы Хабир хәзрәт Ханов. - Район җитәкчелеге ярдәме белән мондый мәҗлесне инде дүртенче тапкыр уздырабыз, аларга Аллаһының...
-
Чирмешән мәчетендә мода да күрсәткәннәр
Чирмешән мәчетендә хатын-кызлар өчен оештырылган чарада 80ләп якташыбыз дини эчтәлекле бәйгеләрдә катнашты. Мәдрәсәдә белем алучы кызлар исә кунакка килгән апаларына һәм әбиләренә спектакль дә әзерләгән. Җыендагылар әүвәл гаиләдәге мөгамәләләргә кагылышлы вәгазь тыңлады. Аннан, Диләрә Ханова оештырган конкурс-уеннардан соң, мөселман хатын-кызларының киемнәр модасын карадылар. Спектакль дә, мөнәҗәтләр әйтү дә халыкка бик...
-
Югары Чегодай кызы Илүзәнең электрон Коръәне бар
Балалар арасында "Исламны иң яхшы белүче" бәйгесенең райондагы җиңүчеләре - барысы да кызлар. Иң-иңнәргә дип әзерләнгән бүләкнең берсен - кармакны да алар алган. -Мондый ярышлар республика күләмендә һәр районда диярлек узды. Балалар алтмышар сораулы биремнәрне, биш вариантка бүленеп, язма рәвештә эшләделәр. Аның җиңүчеләре җәен Болгар шәһәрендә узачак дини олимпиадада катнашачак,-...
-
Аллаһ йортында – олы мәҗлес
Чирмешән мәчетендә "Коръән һәм без" исемле мәҗлес уздырдылар. Анда алтмышлап дин кардәшебез катнашты. Аллаһ йортындагы бу чара Коръән аятьләрен укудан башланды. Аннары бәлеш, җиләк-җимеш һәм башка тәм-томнар белән сыйланганнан соң, Сарман районыннан килгән кунак - Сәет хәзрәт вәгазь сөйләде. Аның безгә инде икенче тапкыр килүе. Ошбу сәфәре Сарманда яшәүче игелекле,...