Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Халкыбызны афәттән саклыйк

Бүгенге көндә без экстремистчылык дигән сүзне еш ишетәбез. Һичшиксез, ул безнең күңелләрдә төрле негатив фикерләрне тудырып, ниндидер бер курку һәм шиктә калдыра. Күп очракта бу бәла әллә кайдан килми, ул җәмгыять эчендә үзе туа. Ләкин, аның ничек һәм кайдан килеп чыкканын күбесе әле белеп бетерми. Сау-сәламәт җәмгыять Кешелек җәмгыяте ул...

Бүгенге көндә без экстремистчылык дигән сүзне еш ишетәбез. Һичшиксез, ул безнең күңелләрдә төрле негатив фикерләрне тудырып, ниндидер бер курку һәм шиктә калдыра. Күп очракта бу бәла әллә кайдан килми, ул җәмгыять эчендә үзе туа. Ләкин, аның ничек һәм кайдан килеп чыкканын күбесе әле белеп бетерми.

Сау-сәламәт җәмгыять
Кешелек җәмгыяте ул үзе бер организм кебек. Ул исән булса - яши, сау-сәламәт тормыш күрә, чирләсә - бераз хәле китә һәм ул дәва алып ятып тора.
Җәмгыять исән булса - ул чәчәк атып яши. Бу вакытта кешеләрнең тормышы алга бара. Ризыкъ, кием-салым, йортлар салу вә гаиләләр кору кебек әйберләр арта. Халык иман нигезләрен тануга тартыла, мәчетләр намаз кылучылар белән, ә мәдрәсәләр шәкертләре белән тула.
Әмма җәмгыять чирләсә - аның хәле, йөзендәге нуры китә. Бу вакытта кешеләр арасында бозыклык тарала. Адәм балалары бер-берсен ялганлаудан башлап, тиздән, бер-берсенә зарар итү белән тәмамлыйлар. Ә кайсыберләре чиктән узып, Аллаһы үзе сакласын, кеше үтерүне халәл дип күрә башлыйлар.
Бу бик тә куркыныч әйбер, әмма җәмгыятьнең максатлары чуалып, фикере бозыклыкка таба үзгәрсә, шул вакыт аның бик тиз кризисы башлануы мөмкин. Ә аның ахырында ул менә без искә алган экстремистлык яки аның тагы да авыррак кыяфәте булган террорчылык тууы ихтимал. Моны ничек булдырмаска, халкыбызны бу афәттән ничек саклап калырга?
Чир килгәнчегә кадәр...
Бу мәсъәләне чишәр өчен тагын организм мисалына кайту кирәк. Гадәттәгечә, безнең исәнлегебез начарланса гына без даруын кабып дәвалануны башлыйбыз. Чөнки организмны чирләгәнчегә кадәр аны профилактикада тоту кирәк. Суык тигезәсең килмәсә - киенеп йөр, мәтрүшкәле чәйне эч һәм өйнең бүлмәләрен һәр көнне җилләт.
Экстремистлык белән дә шулай эшләү кирәк. Аларны төрмәләргә утыртып кына төзәтеп булмый. Һәр җинаятьче андый урыннардан төзәлеп кайта торган булса, безнең авыл-шәһәрләребездә урлау-талау күптән беткән булыр иде. Ләкин бетми шул. Киресенчә, анда барган кешенең өчтән икесе кире начарлык юлына кайта. Шул сәбәптән безнең төп бурычыбыз халык белән алдан зур профилактик эшне башкару булып кала. Вәгазьләү ашамы, газета-журналларда махсус язмалар, телевидениедә әхләкый тапшырулар күрсәтепме без кешеләрне бер-берсен хөрмәт итәргә өндәп торырга тиешбез.
Бу эштә безгә иң мөһим нәрсә - һәр кеше Раббысы каршында үзе җавап тотачак икәнне аңлау кирәк. Аның нинди милләттә вә диндә булуына карамастан, кеше тормышына, аның милли йолаларына кысылмыйча яшәргә өйрәнү кирәк. Арабыздан әле беркем дә кем гаиләсендә һәм кайсы урында туасын сайлап дөньяга килмәде. Барысы да Раббыбыз язган махсус насыйбы белән.
Бәла кайдан башлана?
Кайчак без башка милләт кешесеннән көләбез, аның туган телен һәм гадәтләрен мәсхәрәлибез. Үзебезгә ниндидер бер рәхәтен табыпмы әллә үз хаталарыбызны аклапмы без, кешеләр, еш кына үзебезне башкалардан өстен куябыз. Ә нәрсәбез белән без калган адәм балаларыннан яхшырак: акыллыракмы, әллә көчлерәкме?!
Бервакыт бер гаиләдә шундый хәл булган. Иртәнге ашны ашап утырганда, хатын күрше балконына караган һәм анда аксыл, бераз сарырак тастымаллар күргән. Шул вакыт ул иренә борылып:
-Күрше хатынының әллә порошогы начармы? Тастымаллары бигрәк сары, - дигән.
Икенче көнне бу хатын тәрәзәгә карап, тагын шул хәлне күргән:
-Күрше хатынының тастымаллары һаман саргылт, порошогында түгел хатасы. Мөгаен, үзе шапшактыр, - дип әйтеп куйган ул.
Өченче көнгә теге хатын тәрәзәгә карап аптырап калган һәм иренә әйткән:
-Менә бүген булдырган, тастымаллары да чиста.
Шул вакыт аңа ире болай дип җавап кайтарган:
-Юк иркәм, бүген мин синнән иртәрәк торып, үзем безнең тәрәзәләрне юдым.
Булганмы бу хәл, әллә юкмы, анысы мөһим түгел. Әмма безнең арабызда булган талаш вә аңлашылмаучанлык күп очракта шушы кечкенә әйберләрдән башлана. Безгә, кешеләргә, нинди милләттән булуыбызга карамастан, бер-беребезне хөрмәт итәргә, дус-туган булып яшәргә өйрәнергә кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аңа Аллаһының сәламе һәм салаваты булсын!) үзенең хәдисендә безгә болай дип әйтеп калдырган:
"Әй сез кешеләр! Сезне барчагызны да бер Раббы барлыкка китерде! Әтиегез асылында сезнең бер, барыгыз да Адәм балалары. Ә Адәмне Аллаһ балчыктан барлыкка китергән!".
Туган булып, дус булып яшик!
Хабир хәзрәт ХАНОВ,
Чирмешән мәчете имамы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән мәчетендә Экстремизмга каршы